Ир-егетне өйрәтүем түгел,
Тик әйтәсем килә бер үгет.
Беләк көче, тел белән түгел,
Эше белән көчле ир-егет.
Хатын-кызның теле тәмле булса,
Гаиләгә саллы өлеше -
Уңга сыйпап кына тора белсә,
Уңай бара ирнең бар эше.
Ир-егетнең сүзе бер булсын ул,
Эше барсын сүзе алдыннан.
Вәгъдәләре үтәлмичә калса,
Ерак тормый алдау-ялганнан.
Бик тә ыспай, көяз, коеп куйган,
Кәртинкәдәй ирләр бар алар.
Тик чибәрлек белән түгел,
Гамәл белән матур ир-атлар.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 981