Яңа Ярмәк авылы артистлары “Бәрәнге бакчасы” дип аталган әсәрне сәхнәләштерделәр

image (12)Камышлы районында Театр елына багышланган «Театраль яз» конкурс-фестивале бара. Һәр авылның Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр артистлары, сәхнә әсәрләре әзерләп, авылдашларына һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итәләр. Без дә, яңаярмәклеләр, үзебезне спектакль куюда сынап карарга булдык, тамашачыларга “Бәрәнге бакчасы” дип аталган комедия күрсәттек.

«Спектакль куярга кирәк», — дигәч, Рәмзия апай Мифтахова: «Бер кызыклы хикәя укыдым бит әле, тормыштан алынган», — дип, безгә дә әлеге әсәр язылган газетаны күрсәтте. Хикәя барыбызга да бик ошады.

Газетадан алынган әсәрне бер төн эчендә Рузалия апай Зәйдуллина пьесалаштырды. Ике атна эчендә әзерләнеп,  спектакльне тамашачылар игътибарына тәкъдим дә иттек.

Кичәбезнең беренче өлеше концерт белән башланды. Музыкаль тамашада моңлы җырчыларыбыз Гөлсинур Гафурова, Рәмзия Мифтахова, Гөлчәчәк Гыймаева, Әлфинур Әһлиуллина, Әлфинә Мугинова, Аня Дмитриева халыкның игътибарын үзләренә җәлеп иттеләр. Баянда Динар Гарипов уйнап торды. Биюче кызларыбыз Ләйсән Фәйзуллина, Юлия Шакирова, Ираида Шәйхетдинова, Аделина Хәмидуллина, Айлина Хәмидуллина тамашачыларга дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр. Гөлсинур апай Гафурова, Галия апай Сабитова үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укып үттеләр.

Кичәбезнең икенче өлешендә авыл тормышыннан алынган күренешне тәкъдим иттек. Спектакльдә авылда яшәүче  Хәким карт белән Гөлсинур әбинең тормышы, шәһәрдән авылга бәрәңге алырга дип кайткан балалар, оныклар арасындагы мөнәсәбәтләр сүрәтләнә. Рольләрне Рәфкать Мифтахов, Рузалия Зәйдуллина, Минсәхи Сабитов, Рәмзия Мифтахова, Асия Җәләева, Тамара Хәмәдиева, Галия Сабитова, Рузалия Гафурова, Даниил Маркин, Алия Хәмидуллина башкардылар. Һәр артист үз ролен тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады. Тамашачылар спектакльдән күтәренке күңел белән, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

imageimage (1) image (2) image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (8) image (9) image (10) image (11) image (12) image (13) image (14) image (15) image (16)

5eXxTneOgqM

Концертта һәм спектакльдә катнашкан һәвәскәр артистларыбызга рәхмәтләребезне белдереп, исәнлек, бәхет, шатлык, уңышлар телибез. Аерым рәхмәтләребезне баянчы Динар Гариповка, матди ярдәм күрсәтүче Каюмов Булат абый һәм Гөлсинур апайга белдерәбез.

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Мәңге яшә, театр!

Просмотров: 1219

5 комментариев

  1. Афәрин, ярмәклеләр! Декорацияләр дә бик матур!

    • Рәхмәт, тырыштык инде)))

  2. Ярмэклелэр кунелле яшилэр