Өлкә Сабан туен уздырабызмы? / Проведем областной Сабантуй вместе?

DSCN9840Ата-бабаларыбыздан килгән милли бәйрәмебезне быел Самарда уздырыргамы-юкмы?” – дигән сорау килеп басты. Моның төп сәбәбе – финанслар булмау.

24 апрельдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Очрашу бүләкләүдән башланып китте. Өлкә милли-мәдәни  татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов Самарда XXVIII Татар яшьләре көннәрен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен “Идел” татар халык ансамбле җитәкчесе Мидехәт Әминовка “Идел” яшьләр үзәгенең (Татарстан) Рәхмәт хатын тапшырды.

DSCN9832DSCN9834

Җыелышта татар милли оешмалар җитәкчеләре һәм әгъзалары, милли хәрәкәт активистларыннан торган комитет каршына: “Ата-бабаларыбыздан килгән милли бәйрәмебезне быел Самарда уздырыргамы-юкмы?” – дигән сорау килеп басты. Моның төп сәбәбе – финанслар булмау.

-          Берсенә дә сер түгел, бәйрәмнәр уздыру зур чыгымнар тәлап итә, ә алар бюджетта каралмаган. Мәсәлән, өлкә Сабан туен тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен 700 мең сум акча кирәк. Шуның 200 меңен хөкүмәт бирәчәк, әмма ул бәйрәмнең техник ягын тәэмин итүгә генә җитә. Артистларга түләү, бүләкләр сатып алу өчен акча каян җиткерергә? – дип сөйләде өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров.

Чынлап та, Самарда татар милли  чаралары инде күп еллар милли оешмалар җитәкчеләре ярдәмендә үткәрелеп килә. Быелгы өлкә Сабан туе чыгымнарының да бер өлешен өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров үз өсләренә алуларын белдерделәр. 29 июньдә  Камышлыда узачак X Бөтенроссия авыл Сабан туена да өлкә һәм Самар шәһәре татар милли оешмалары шактый зур күләмдә матди ярдәм күрсәтәчәкләр. Әмма берүк кешеләр бу бәйрәмнәрне күпме генә күтәрә алырлар икән?

Сабан туен оештыру, аны матур итеп уздыру өчен күпме кеше көч куя! Мөхтәрәм кунакларны каршы алу, мәйданчыкларда көрәш, балалар өчен уеннар, спорт ярышлары оештыру, паркның берничә ноктасында концертлар кую – боларның барысы да акча гына түгел, кадрлар һәм вакыт та таләп итә.

Кызганыч, халык бу чараларны нинди акчага уздырылуы белән кызыксынмый, шулай тиешле, дип уйлый.  Бүген шактый уңышлы эшмәкәрләребез, актив яшьләр бар. Алар милли оешмалар эшчәнлегендә катнашсыннар, матди ярдәм күрсәтсеннәр иде”, — дип тәкъдим итте өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надиров. Ә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самар өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин спонсорлык ярдәмен зур оешмалардан сорарга кирәк дигән фикерен җиткерде.

DSCN9838 DSCN9839 DSCN9840 DSCN9841 DSCN9843 DSCN9848 DSCN9849 DSCN9851 DSCN9852 DSCN9854

50 мең сум һәм аннан да артык матди ярдәм күрсәтүчеләргә Ильяс Гомәр улы “Иганәче пакеты”н ясарга тәкъдим итте.

-          Бу юмарт милләттәшләребезгә махсус дипломнар тапшырылачак. Сабан туенда һәм өлкә татар массакүләм мәгълүмат чараларында алар оешмасының яисә бизнесының рекламасы куелачак. Шулай ук Сабан туенда аерым бер бәйгедә җиңүчеләргә тантаналы рәвештә бүләк тапшыру мөмкинчелеге дә булачак, — дип белдерде ул.

Утырышта Сабан туен оештыру буенча күп мәсьәләләр уртага салып сөйләшенелде. Тик төп сорау ачык калды. Өлкә Сабан туен уздырырга икән – димәк иганәчеләр кирәк. “Шушында җыелганнарның һәркайсысы якыннарына, дус-ишләргә мөрәҗәгать итеп,  ун кешедән генә берәр мең сум акча җыя алсак та яхшы ярдәм булыр иде”, — дип сөйләде өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәгыяте директорлары вазифасын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов.

Әлбәттә, эшмәкәрләр арасында да төрле хәллеләр бар. Берьюлы йөзәр мең сум чыгарып салырга барысының да хәленнән килмәс. Кемдер 10, кемдер 30 мең сум бирсә дә кирәк сумма җыелыр иде. Татар халкында: “Адым-адым — юл булыр, тамчы-тамчы — күл булыр”,  – дигән әйтем дә бар бит. Бәлки, бергәләшеп, күмәк көч белән Сабан туен бик матур итеп уздыра алырбыз?

Җыелышта: “Быел Самар өлкәсендә (Камышлыда) X Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырыла. Бәлки, милли бәйрәмебезне өлкә күләмендә үткәрмәсәк тә буладыр?” – дигән фикерләр яңгырады. Берәүләр бу тәкъдим белән килешсәләр, икенчеләре: “Күркәм бәйрәмебезне бөтенләй югалтмабызмы?” – дип шик белдерделәр.  Бу икеләнүләр дә урынсыз түгел. Кызганычка, уйланып, шикләнеп торырга вакыт юк, бәйрәмебезне үткәрергә икән — бүгеннән җиң сызганып эшкә керешергә кирәк.

Сабан туен оештыру комитетының икенче утырышы 29 апрельгә билгеләнде. Әгәр милли бәйрәмебез кирәк дип саныйсыз, аны уздыруга үз өлешегезне кертәсегез килә икән, шушы язма астында үз фикерегезне, тәкъдимнәрегезне белдерә аласыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

* * *

24 апреля в областном Доме дружбы народов состоялось заседание оргкомитета по организации и проведению областного Сабантуя.

Заседание открыл президент областного татарского общества «Туган тел» Ильяс Гумерович Шакуров. Он напомнил, что 29 июня в селе Камышла состоится Всероссийский сельский Сабантуй.

- Татарские национально-культурные организации Самарской области и города Самара окажут финансовую помощь в организации праздника. Лично я, а также председатель областной национально-культурной автономии Анвар Имранович Горланов готовы взять на себя часть расходов областного Сабантуя.  Но бюджет праздника намного больше,  как минимум 700 тысяч рублей. Из них 200 тысяч нам выделяет область, но эта сумма покроет только затраты за техническое обеспечение праздника.  Почти столько же наберется с оплаты за торговые места. Откуда взять средства для подготовки площадок, призового фонда? К сожалению, ни денег, ни спонсоров, готовых помочь в проведении праздника, на сегодняшний день у нас нет. В связи с этим возникает вопрос: может быть в этом году в Самаре не проводить областной Сабантуй?  Тем более самарские татары не останутся без любимого праздника, могут посетить  Всероссийский сельский Сабантуй в Камышле, — сказал Ильяс Шакуров.

Некоторые члены оргкомитета согласились с этим предложением. Но многие проголосовали за проведение праздника.

Директор областной национально-культурной автономии и областного татарского общества «Туган тел» Фархат Махмутов предложил провести Сабантуй общими усилиями.

- Ведь раньше в деревнях так и делали: каждый помогал, чем мог. Если каждый из сидящих в этом зале поговорит со своими родственниками, друзьями и найдет хотя бы 10 человек, кто мог бы дать на организацию праздника по  1000 рублей, мы соберем нужную сумму, — сказал он. А председатель Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип-хазрат Яруллин предложил обратиться за спонсорской помощью к крупным организациям.

Для привлечения спонсоров Ильяс Гумерович предложил разработать спонсорский пакет. Члены оргкомитета одобрили его предложение.  В итоге, спонсоров, которые окажут помощь в размере 50 тысяч рублей и выше, будут награждать специальным дипломом. Реклама спонсора будет размещена на баннерах областного Сабантуя и  в татарских национальных СМИ Самарской области. Также спонсор сможет лично вручать подарки победителям спортивных состязаний, национальной борьбы керэш.

На заседании обсудили еще несколько организационных моментов. Но вопрос о проведении областного Сабантуя остался открытым. Стоит ли его проводить? Если «да», то на какие средства? Времени на раздумья практически нет, нужно уже сейчас, засучив рукава, приступить к работе.

Уважаемые соплеменники! Надеемся, что среди вас найдутся те, кто сможет внести свой вклад в организацию и проведение праздника. Вспомните татарскую поговорку: «Капля за каплей — образуется озеро». Все эти годы спонсорами татарских национальных праздников, фестивалей и других мероприятий являются руководители татарских национально-культурных  организаций. Все расходы, связанные с проведением этих мероприятий,  оплачиваются с их личных средств. Но сколько могут 3-4 человека «тянуть» эту лямку? Действительно, пора нам объединиться и каждому вносить свой вклад в сохранение родного языка, татарской культуры и традиций.

Следующее заседание оргкомитета по организации и проведению областного Сабантуя состоится 29 апреля. До этого хотелось бы услышать ваши мнения и предложения по проведению праздника. Их вы можете оставить под этой публикацией.

Алия АРСЛАНОВА.

Город Самара.

 

Просмотров: 1553

5 комментариев

  1. 3-4-5-6 бай милләтәшләр елда зур милли бәйрәмнәр үткәрер өчен гаилә капчыгыннан миллионнар чыгаралар. Байларның акчалары беткәч—милли бәйрәмнәр үткәреп булмый ,ХАЛЫК КАТНАШМАСА. Килегез ДУСЛЫК ЙОРТЫНА (САМАРА 443066.Воронеж урамы 9).,анда Бердәмлек редакциясе журналисты ,милли активистлар ярдәм итәрләр оешма җитәкчеләре белән күрешергә һәм аларга нинди ярдәм итүегезне әйтергә

  2. Ведь все верно сказано, мы ведь можем все финансово помочь. Можно клич во все молодёжные группы самарских татар кинуть, их ой как много ведь… Пусть поддержут..

  3. Сабантуе-дуслык бэйрэме. Татар халкы белэн бергэ бу туйда башка миллэт халыклары да бэйрэм итэ.Татар сабантуйлары куп миллэтлэрне таныштыра ,кавыштыра.Шулай итеп Сабантуй элек –электэн ук ярышлары белэн генэ тугел ,кунакчылллыгы белэн дэ дан тота.
    Сабантуй ул, елга бер килэ торган, безнен, халкынын, ин, котеп алган бэйрэме!
    Мин ан,алмыйм, ничек инде Сабантуйны уздырмаска була?! Рус халкы очен, ботен бэйрэмлэр дэ уздырылып тора, э татарлар очен, елга бер килэ торган бэйрэмне дэ проблема ясыйсыз! Хичшиксез уйланмый момкин тугел, ничек инде бездэ туган телебез хэм гореф-гадэт саклансын?!

  4. Здравствуйте, областной Сабан Туй провести нужно! Пусть общими усилиями но провести нужно! Проинформировать всех татар города, области и кому не все равно пусть скинуться кто сколько сможет!

  5. Элек яулык hәм кукәй жыеп та Сабан туе уздырганнар.