Иске Ярмәк авылы китапханәсенең юбилеена багышлап

image (1)Авыл китапханәсе
90 яшен билгели,
Аның эше мактанырлык
Ул һаман алга үрли.

Шушы еллар эчендә
Күпме китап укылган,
Китап сөюче дуслар
Сөенеч, илһам алган.

Балачактан килеп йөрдек
Китапханә өенә,
Сәүбән абый төшендерде
Безне китап серенә.

Бик яратып укыдык
Әкият китапларын,
Укылмыйча калмагандыр
Киштәдә булганнарын.

Китапларның барысы да
Безгә бик якын булды,
Китапханә йортлары
Мөдирләрдән бик уңды.

Байтак еллар шатландырды
Безне Назимә апабыз.
Бик сагынып, хөрмәт итеп,
Зурлап искә алабыз.

Румия апай бик сөйкемле,
Озак еллар эшләде.
Эшендә мактаулы булды,
Халык теленнән төшмәде.

Күптән инде Әлфирабыз
Эшли китап өендә.
Кызыклы чаралар үткәреп,
Безне бик сөендерә.

Без сиңа бик рәхмәтле,
Тормышыңны шатлык бизәсен.
Безне шулай сөендереп,
Озак еллар эшлә син.

Озын гомер, сәламәтлек
Чын күңелдән телибез.
Китапханәнең 100 еллыгын да
Курербез дип уйлыйбыз.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 969

Один комментарий

  1. Юбилеегыз белән котлыйбыз! Шигырь бик туры килә.