Рустам Минниханов: Татарстан – это связующее звено между Россией и исламским миром / Миңнеханов: Татарстан – Россия белән ислам дөньясы арасында бәйләүче буын

view_5106967_3739735Президент Татарстана Рустам Минниханов провел рабочую встречу с чрезвычайными и полномочными послами государств – членов Организации исламского сотрудничества в РФ. На встрече присутствовали представители Алжира, Бенина, Буркина-Фасо, Габона, Гвинеи-Бисау, Египта, Индонезии, Йемена, Туниса, Судана и Уганды. Об этом сообщает пресс-служба Президента РТ.

Делегации стран – членов ОИС прибыли в Казань для участия в KazanSummit 2019. В ходе встречи Рустам Минниханов поблагодарил послов за внимание к международному мероприятию.

«KazanSummit с каждым годом становится все более авторитетной площадкой для обсуждения актуальных вопросов, связанных с исламскими финансами, партнерским банкингом, халяльным образом жизни. Расширяется география участников. Так, если в прошлом году в саммите участвовало свыше 50 стран, то в этом году их количество достигает 72. Мы искренне благодарны вам за поддержку форума и личное участие в этом мероприятии, которое позволяет расширить сотрудничество субъектов РФ с вашими странами. Для участия в форуме прибудут представители 40 субъектов России», – сказал в своем выступлении Президент Татарстана. Он также напомнил, что в этом году в рамках международного экономического саммита пройдет Казанский международный фестиваль мусульманского кино.

Президент РТ сообщил, что сегодня руководство страны уделяет особое внимание вопросам сотрудничества с исламским миром. Татарстан со своей стороны также участвует в этих процессах. «Ежегодно с рабочими визитами мы посещаем ряд мусульманских стран. Татарстан также принимает различные делегации стран ОИС. Товарооборот республики со странами Организации исламского сотрудничества составляет 1,5 млрд долларов и демонстрирует динамичный рост», – отметил Рустам Минниханов.

В рамках группы стратегического видения «Россия – Исламский мир», которую по поручению Владимира Путина возглавляет Рустам Минниханов, ведется большая работа по сближению России с исламскими странами. «Республика Татарстан – это некое связующее звено между Россией и исламскими государствами. Я считаю, что такая форма работы очень полезна и нужна», – пояснил Президент РТ.

В ходе беседы послы поблагодарили Рустама Минниханова за содействие в организации визитов делегаций. Также они озвучили наиболее перспективные варианты сотрудничества с машиностроительными предприятиями республики, татарстанскими вузами, взаимодействия по линии сельского хозяйства, сферы культуры и ряду других направлений.

tatar-inform.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләре белән очрашты. Очрашуда Алжир, Бенин, Буркина-Фасо, Габон, Гвинея-Бисау, Мисыр, Индонезия, Йәмән, Тунис, Судан, Уганда илчеләре катнашты.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре делегацияләре Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килделәр. Рөстәм Миңнеханов илчеләргә KazanSummitка күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Быел чараларны төп уздыру урыны «Казан Экспо» күргәзмә комплексы булачак. Быел август аенда анда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты да узачак.

«KazanSummit елдан-ел ислам финансларына, партнерлык банкингына, хәләлчә яшәү рәвешенә бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен абруйлы мәйданчыкка әверелә бара. Катнашучылар географиясе киңәя. Үткән ел саммитта 50дән артык ил катнашса, быел аларның саны 72гә җитте. Форумны хуплавыгыз һәм аның Россия субъектларының сезнең илләр белән хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлеген бирүче чараларында шәхсән катнашуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бүген ил җитәкчелеге ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Татарстан үз ягыннан шулай ук бу процессларда катнаша. «Ел саен без мөселман илләренә эш сәфәрләре кылабыз. Татарстан шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең төрле делегацияләрен кабул итә. Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән товар әйләнеше 1,5 млрд  доллар тәшкил итә һәм үсеш динамикасы күрсәтә», — дип белдерде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты кушуы буенча ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Әлеге төркем кысаларында Россиянең ислам илләре белән якынаюы буенча зур эш алып барыла, диде ул.

Әңгәмә барышында илчеләр делегацияләр визитларын оештыруда күрсәткән ярдәме өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерделәр. Шулай ук алар республика машина төзелеше предприятиеләре, Татарстан югары уку йортлары белән, авыл хуҗалыгы линиясе буенча, мәдәният өлкәсендә һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлекнең аеруча перспектив варианты турында сөйләделәр. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 443

Комментирование запрещено