Иске Ярмәкнең “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мастер-класс күрсәттеләр һәм Чернобыль ветераны янына бардылар

IMG_349426 апрель — Чернобыль һәлакәтен искә алу көне

Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында җирле “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары яшь буынга татар халык ашлары турында сөйләделәр һәм токмач ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Милли ризыклардан күргәзмә дә оештырылды. 

Соңыннан Чернобыль афәтен җиңүдә катнашкан каһарман шәхес, радиация тудырган авырлыкларны җиңеп яшәүче Валиахметов Тәбриз абый гаиләсендә кунак булдык, күргәзмәдәге милли ризыкларыбызны да авыз итәргә алып килдек. Бу үрнәк гаиләгә киләчәктә дә авырлыкларга бирешмичә, озак еллар пар канат булып яшәргә теләкләр теләп, киләсе “Ак калфак” очрашуларына өмет итеп таралыштык.

IMG_3454IMG_3462 IMG_3463 IMG_3465 IMG_3484 IMG_3494 IMG_3499

  Җирле “Ак калфак” оешмасы хәбәрчесе Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 2025

Один комментарий

  1. Бу эшкә бик тырышлык, осталык белән тотынгансыз. Үткәрү чарагызны җиренә җиткереп үтәгәнегез, күренеп тора, уңышлар сезгә. Балалар теләк белән катнашкан, йөзләре шатлыклы..