Сыйныф җитәкчебез Сәлих Заһит улына һәм шул чордагы укытучыларга багышлап…

image (1)Дүрт сыйныфны бетереп, бишенчегә барабыз.
Кем булыр җитәкчебез, абыймы әллә апа?
Укучылар формасы киеп, килдек мәктәп йортына.
Басып торабыз көтеп: кем килер яныбызга?

Килде бик чибәр абый, исәнләште, елмайды:
“Балалар мин буламын сезнең бит укытучы”.
Читтән-читтән карап тордык, ияләшергә кирәк.
Безне яратып карагач, тынычланды күңелләр.

Менә башланды укулар, биеккәрәк бит мендек.
Дүрт сыйныфны бетергәч, озатты Кәримә апабыз.
Сәлих Заһитович икән безнең укытучыбыз.
Шулай зур эшкә тотындык, бергә белем алабыз.

Безнең бит “Б” сыйныфы, бар әле аның “А”сы.
“А” сыйныф җитәкчесе — Сәлих абыйның хатыны.
Ул бездә дә укыта, Рәйсә апа Басыйровна.
Алар ике сыйныф арасында ярышлар да үткәрә.

image

Ә без укучы балалар — “А” да “Б” да бик дуслар.
Көтеп алган тәнәфестә үткәрәбез уеннар.
Ике сыйныф аралашып, матур концертлар куйдык.
Бергәләшеп экскурсияләргә шатланып бара идек.

Сәлих абый, Рәисә апа дус-тату яшәделәр.
Безгә алар үрнәк булды, яхшы тәрбиячеләр.
Алты ел җитәкчеләребез белән кайда гына булмадык.
Колхозга да, көч килгәнчә, булышып тора идек.

Санап китсәк, бик күп эшләр башкардык бергәләшеп,
Сәлих абый Заһитович ияртте алдан барып.
Кукуруза пачаткасы (чәкәне) җыйдык авыл башында,
Кереп китсәң югаласың, алар бик биек үсә.

Бер бала да адашмады, тырышып эшне үтәде,
Чиләкләрне бик тутырып, машинага бушатты.
Сөйләшкән, көлгән тавышлар — укучылар шаяра, аралаша.
Мәктәптән барлык сыйныфлар килде колхозга өмәгә.

Укытучыбыз бик дикъкатле, барыбызны күреп тора.
Җыйган пачаткаларны күтәрешеп илтешә.
Имән шәрәсе җыйганда күңелле булды урманда.
“Малларга бик файдалы оны”, — дип җыешты абыебыз да.

Шунда инде табышмаклар бергәләп уйлап чиштек.
Төрле улән, чәчкәләрнең исемнәрен өйрәндек.
Ә урманчы абый урын күрсәтеп, карап торды,
“Балалар бик җитезләр”, — дип сокланды, мактап куйды.

Кайбер укучы малайлар имән башына менеп,
Селкеп торды ботакларын, төшсен шәрәләр диеп.
Нарат күркәсе дә җыйдык укытучы, укучылар,
“Алар чәчәргә кирәгә”, — диделәр урманчылар.

Түрәләр сөйләшкән инде, авыл халкыбыз белә,
Шуңа тавык тизәге дә алдык, кереп кетәкләренә.
Хәзерге укучы балалар ышанмас инде моңа,
Ул вакытта әз булгандыр ашлама безнең кырга.

Агач көле дә җыйдык, шулай кереп йортларга.
Кырларыбыз бик зур иде, кирәккәндер сибәргә.
Иске гәҗит, китаплар да җыярга туры килде.
Макулатура кирәк булган, илгә файда китерде.

Кырыбызда чапкан борчак рәтләрен әйләндердек.
Аларга кибәргә кирәк, кояш нуры бик тансык.
Менә шундый чараларга без бергәләп йөрдек.
Түрәләр белән тыгыз элемтәдә булды укытучыбыз.

Эшләр алар бик күп булды, барын да язып булмый,
Авылыбызда саваплы гадәт, халык өмәгә йөри.
Укуны да калдырмадык, өлгердек барысына. 
Эчтәлекле, матур кичәләр үтеп торды мәктәптә.

Чыгарылыш елында җитәкчебез сорады:
“Уку елын бетергәч, нинди хыяллар?” — диде.
Һәрберебез әйтте шунда: «Укуны дәвам итәргә,
Теләгән һөнәребезгә кирәк, -  дип, — өйрәнергә».

Сәлих абый бик шатланды — өмет бар балаларда,
Үзе дә юнәлеш бирде кайсыбер укучысына.
72 укучы иде 10- 11нче сыйныфларда.
Ике сыйныф “А” һәм “Б” 10га кадәр укыды.

Бар шул әле тагын сыйныф, алар 11дә иде.
Чыгарылыш  кичәбез  күңелле үтеп китте.
1966нчы уңышлы ел — истәлекле вакыйга.
Мәктәп директоры, укытучылар килде хөрмәт итеп котларга.

Мактап сүзләр сөйләделәр,  уңышлар теләделәр,
Моңсуланып та куйдылар, күп көч алар түктеләр.
Саубуллашу җырлары җырлап, биедек, аралаштык,
Ә Гали абый Вәлиевич баянда  уйнап торды..

Кичәдән соң җитәкчеләребез белән юнәлдек Юкәле тауга.
Каршыларга яңа көнне һәм тормышны “Ак каен»ыбыз янына.
72  бала — бар да керделәр урта, югары уку йортларына.
Горурландылар укытучылар бу шатлыклы хәбәргә.

Рәхмәтле без барлык укытучыларга, бик түземле булдылар.
Сабырлык белән безгә юл күрсәтеп тордылар.
Очрашу кичәләренә җыелышып еш кайттык.
Җитәкчебез, укытучылар белән сагынып, күрешеп тордык.

Хәзер шушы укучылар да хөрмәтле ялда инде.
Бар да тырышлыкта үткәрде сайлап алган һөнәрне.
Укытучыларның күбесен сагынып сөйләргә калды,
Искә алабыз сезне, рәхмәт, белемле иттегез безне.
 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.
 

Просмотров: 1363

Один комментарий

  1. Достойные любви и уважения учителя.