Күршеләрем

IMG_009(Күрше хакы — Аллаһ хакы)

Күршеләрем, күршеләрем,
Яраткан кешеләрем.
Кайгы-шатлык уртаклашкан,
Юаткан кешеләрем.
 

“Кайларга бардың?” -
                                    дисәләр,
“Күршеләремә”, — диям.
Күрше хакы — Аллаһ хакы,
Күрсәм — башымны иям.
 
Күршеләремне яратам,
Көн дә хәлләрен беләм.
Яраткан әбиләремә
Коймак-кабартма кертәм.

Кышын карлар ерып керәм,
Күршеләрем янына.
Хәлләрен белеп чыгам да
Рәхәт була җаныма.
 
Булсын иде һәр йорт саен
Җанга якын күршеләр.
Мәрхәмәтле булсын иде
Һәм шәфкатьле кешеләр.

 

Изилә МИНЕБАЕВА.

Димитровград шәһәре,

Ульян өлкәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 835

Комментирование запрещено