Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар,
Җәй кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сау булыгыз, туганнар!
1 апрельдән Россия армиясенә язгы чакырылыш башланды. Булачак Ватанны саклаучыларны һәм ата-аналарны хезмәт итү шартлары белән таныштыру йөзеннән шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә патриотик чаралар оештырыла. Самараның “Родина” скверында да “Призывниклар көне” уздырылды. Анда хәрби көчләр ветераннары, армиядә хезмәт итәргә теләге булган ир-егетләр җыелды. Хәрби корал һәм техника күргәзмәләре, төрле бәйгеләр беркемне дә битараф калдырмады.
Мөхтәрәм кунаклар булачак солдатларны котлап, үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр. “Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбызның җиңүне нинди зур бәягә яулап алуын яшьләр онытмасын иде. Ватанны саклау — һәр ир-атның изге бурычы” — дип сөйләде генерал Сергей Землянский. Бу сүзләргә Самараның Промышленный районы хәрби комиссары, майор Елена Черникова да кушылып, быел өлкәбездән 3 меңнән артык ир-егет хәрби хезмәткә алыначак, дип белдерде.
Камышлы районында да язгы чакырылышның кызган чагы.
- Соңгы елларда егетләр хәрби хезмәткә бик теләп баралар. Моны хезмәт итү шартларының яхшыруы, дәүләт эшенә урнашу өчен армия хезмәте үтү шарты куелуы, гомумән, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсе үсү белән аңлатып була.
Әти-әниләренең, җирле хәрби комитетның йөзенә кызыллык китермичә, лаеклы хезмәт итәләр егетләр. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең саны да елдан-ел арта бара, — дип сөйләде хәрби исәпкә алу инспекторы Зөлфия Дәрҗеманова.
Өйләнгән, баласы яисә авыру әти-әниләре булган ир-егетләр яшәгән урыннарыннан мөмкин кадәр якын булган частьләргә җибәрелә.
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Просмотров: 904