Мәхәббәт

50867766980081Бүген тагын ак кар ява,
Апрель азагында…
Күкрәгемдә йөрәк яна
Мәхәббәт газабында.

Тиздән шомырт чәчәк атыр,
Күчмә кошлар кайтырлар.
Назлар тулы язлар килер,
Кемнәр кемне яратырлар.

Бер карасаң, бәхет бит ул -
Пыскымыйча янулар.
Ходай биргән исәнлекне
Кирәккә кулланулар.

Безнең өчен кайгыралар
Исән чакта әниләр.
Алар белән рәхәт безгә,
Әйтерсең лә, без — бәбиләр.

Ә ярату — яшәү яме,
Нәселләрнең дәвамы.
Бу дөньяда бернәрсә юк
Аннан татлы һәм тәмле.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы, Шеталы районы.

Просмотров: 1258

Комментирование запрещено