Камышлылар мәңгелек йортка хөрмәт күрсәттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image27 апрельдә Камышлы авылының иске зиратында өмә уздырылды.

Изге урынга олы яшьтәге, сиксәннән югары булган агалар да килгәннәр иде, кайсыберләре тормыш иптәшләрен дә иярткәннәр иде әле.

Төрле оешма эшчеләре бик актив катнашты. Кемдер тырма тартты, кемдер сәнәк белән чүп-чарларны трактор арбасына ташыды, кемдер балта белән кирәкмәгән агачларны, төпләрне чапты…

image (1)image (2) image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (8) image

Ә Козловлар гаиләсе зиратның  урыслар җирләнгән ягын чистартырга мәктәптә укучы балалары белән килгән иде. Эшкә, тәртипкә өйрәтеп үстерәләр үзләрен. Әфарин!

image (9)

Әйе, зиратыбызда бик күп эшләр башкарыла. Аскы яктан әлегә рәшәткә куелмаган. Актив кешеләр шул эшне  башларга торалар. Мәрхүм-мәрхүмәләрнең исем-фамилияләрен язып алып, аларны электрон вариантта баса башладык һәм шулай ук эзтабар (поисковик) та әзерләнәчәк.

Камышлыларның әлеге изге гамәлләре әби-бабалары, ата-аналары һәм якыннары рухларына дога булып барып ирешсен! Әмин, шулай була күрсен!

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1437

Комментирование запрещено