«ЭММА и К» ябык акционер җәмгыяте генераль директоры Равилә Гомәр кызы КЫЯМОВАга! / Генеральному директору ЗАО «Эмма и К» Равиле Гумеровне КИЯМОВОЙ!

152Сөеклебез! Без сине ихлас күңелебездән туган көнең белән тәбрик итәбез.

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең. Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.  Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын. Тигезлектә, мул тормышта, рәхәттә, сөеп һәм сөелеп, бәхеткә күме­леп яшә. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан ты­нычлыгы телибез.  Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен, өеңә бәла-каза кермәсен. Кылган изге­лекләреңнең әҗерен кү­рергә насыйп булсын. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Сәламәтлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.
Олуг бәйрәмең хөрмәтләп,
Әйтик сүз уңаеннан:
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!

Иң изге теләкләр белән әтиең, ирең, кызың, абыйларың гаиләләре белән, Самар, Мәскәү, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың.

* * *

Уважаемая Равиля Гумеровна!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения! Позвольте выразить наше восхищение и уважение Вам, как отзывчивому человеку, полному энергии и работоспособности.

Искренне желаем Вам  доброго здоровья, семейного благополучия и оптимизма. Пусть сбудутся Ваши сокровенные желания и устремления, сохранится все хорошее, что есть в Вашей жизни и приумножатся мгновения радости и оптимизма.

Сотрудники «Кулинарии на Революционной» (ЗАО «Эмма и К»).

*

Равилә ханым КЫЯМОВА турында:

Дарим радость людям

Просмотров: 1087

Комментирование запрещено