Татарстан тарихы: Татар алфавитын кириллицага күчерү турында карар кабул ителгәнгә 80 ел / «Исполнено желание трудящихся»: 80 лет назад было принято решение о переводе татарского алфавита на кириллицу

IMG_7743Моннан 80 ел элек, ягъни 1939 елның маеннан, татар халкының язуы үзгәрә. Татарстан АССР Югары Советы Президиумының “Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитының рус графикасына – кириллицага нигезләнгән татар алфавитына күчүе турында” дигән указы нигезендә татарлар кирилл хәрефләре белән яза башлый. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган уртак проекты кысаларында сезне шушы указ белән таныштырабыз. 

1939 елны, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул ителә һәм татарлар кириллица язуына күчә. Барлык мәктәп, техникум һәм югары уку йортларында яңа алфавит белән укыту 1939-1940 уку елыннан башлана. Яңа орфография кагыйдәләрен эшләп, рус графикасы нигезендәге татарча орфографик сүзлек төзүгә нибары берничә генә көн вакыт бирелә. Рус алфавитында татар алфавитының авазларын күрсәтер өчен хәрефләр җитми, нәтиҗәдә кайбер авазлар кириллицага нигезләнгән алфавитта хәрефсез кала.

  • Россиядә яшәүче татар халкы язуының өч этабы: 1927 елга кадәр татарлар гарәп имлясында яза, 1927-1939 елларда латин графикасын куллана, ә 1939 елдан кирилл хәрефләре белән яза. Кытайдагы татарлар бүгенге көндә дә гарәп имлясын куллана. Төркия, Финляндия, Польша, Румыния, Чехия, АКШ, Австралиядә һәм башка бик күп чит илләрдә яшәүче татарлар бүген латин графикасында яза. 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесен Татарстан АССР Югары Советы Президиумының “Латин графикасына нигезләнгән татар алфавитының рус графикасына – кириллицага нигезләнгән татар алфавитына күчүе турында” указы белән Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче архивистыАйсылу Хәйбиева таныштырды.

 

 
39 хәрефтән торган алфавитның азагында – татар теленең 6 хәрефлек үзенчәлеге

1939 елда чыккан указда сүз татар алфавитының латин графикасыннан рус графикасына нигезләнгән кириллица язуына күчүе турында бара. Әлеге указда, билгеле, 39 хәрефтән торган алфавит та урын алган. Татар теленең үзенчәлеген күрсәтү өчен, телнең үзенчәлеге булган алты хәрефне аерып, алфавитның азагына куйганнар. Бу татар кешеләренә рус телен өйрәнүе җайлырак, уңайлырак бирелсен өчен, хәрефләрне бутамау һәм үзең буталмау өчен шулай эшләнгән. 

Яңа алфавит кертелгәндә тел белгечләре азактагы алты хәреф урынына сигез хәреф кертү идеясен тәкъдим иткән булган. Татарның “г” һәм “к” хәрефләре “гъ” һәм “къ” буларак та яңгырый. Белгечләр шушы хәрефләрне дә азакка өстәргә тәкъдим иткән булган. Алар бу хәрефләрнең үзенчәлекләрен югалтырга теләмәгән. Әмма ахыр чиктә татар алфавитына “ә”, “ө”, “ү”, “җ”, “ң”, “һ” хәрефләре генә өстәлгән. Татар кешесе сөйләм телендә “гъ” белән “къ” авазларын барыбер кулланган. 
Әлеге алты хәреф һәм “гъ” һәм “къ” авазлары берьюлы татар теленә генә хас.
“Татар һәм рус культураларын якынайту өчен”

Алфавит татар һәм рус культураларын якынайту максатыннан чыккан. Алфавит, указда язылган мәгълүматларга күз салсак, 1939-1940 елларда татарның төп алфавиты буларак кулланышка керергә тиеш булган. Указда шулай ук мәктәпләр, югары уку йортлары яңа алфавит белән ничек эшләргә тиешлеге турында язмалар да урын алган. Мәктәпләргә бу алфавит 1939 елда кергән, ә инде 1940 елда барлык кеше дә кириллицада язарга тиеш булган. Югары сыйныфлар, мәсәлән, унынчы класслар әлеге алфавит нигезендә 1940-1941 елларда да эшли башлый алганнар, аларга 1941 нче елга кадәр күчеп бетәргә рөхсәт ителгән. Бу унынчы класска кадәр латин графикасында язып һәм укып өйрәнгән, нәкъ менә латин алфавитына ияләшкән балаларга яңа алфавитка күчүе җайлырак булсын өчен шулай эшләнгән.

“Хезмәт ияләренең теләкләре үтәлде”

Шуны әйтергә кирәк, яңа алфавитны алга этәрүче кешеләр булып эшчеләр торган. Заводта җитештерү эшләрен күтәрү һәм яхшырту, эшче крестьяннарның дәрәҗәләрен инженер-технологка кадәр күтәрү өчен кириллицада язарга булганнар. Барлык аңлатма һәм күрсәтмәләр, производствога хас булган документлар рус телендә язылган булган, шуңа күрә гади крестьяннарның дәрәҗәләрен күтәрү өчен, иң беренче булып әлеге алфавит идеясе яклы булып эшче кешеләр чыккан. Яңа алфавитка күчү идеясе белән чыгучы билгеле бер кеше булмаган. Указдагы докладларда да “Хезмәт ияләренең теләкләре үтәлде” дип язылган. Билгеле бер әйдәүче булмаган, әлеге идеяне халык күтәреп чыккан.

Указда “Ниһаять, татар халкы бөек рус культурасына якыная” дип язылган

Яңа алфавит чыккач, латин графикасында булган дәреслекләрне үзгәртергә кирәк булган. Указда яңадан бастырып чыгарырга кирәкле китаплар, дәреслекләр исемлеген туплаган, нәшриятларга җибәрелүче боерык та урын алган. Китапларны яңадан бастырып чыгаруга күпме акча биреләчәге дә язылган булган. Мәсәлән, әлифба китабының яңа басмаларына 135 мең сум акча бүлеп бирелгән булган.

Указдагы докладларда кешеләрнең яңа алфавитка күчүгә шатланулары турында язылган, “Ниһаять, татар халкы бөек рус культурасына якыная” кебек сүзләр урын алган. 
Кириллицага нигезләнгән татар алфавитын өйрәнгән кеше рус алфавитын да өйрәнгән дип саналган.
Латиницага тискәре мөнәсәбәт

Яңа алфавит керүгә бөтен кеше дә шат булган дип әйтү дөрес булмас. Кириллицага күчү турында һәркемнең үз фикере булган, кайбер фикерләр архивта сакланучы указга беркетелгән. Мәсәлән, бер укытучының кулдан язып калдырган фикере: 

“Рус графикасы нигезендәге яңа алфавит белән эшләгәндә очраган уңайсыз яклар: 1. “Е_йо”лар балага аңлатканда һәм эш дәверендә бик бутала. Бигрәк тә сүз башында “йо” язылган сүзләрне бала бик авырлык белән үзләштерә. Чөнки без балага “й”не “кыска и” дип өйрәттек, ә сүз башында “ё” дип укытабыз. Әгәр дә сүз башында “е” килгән сүзләрнең һәркайсында да “е” язылса, бала өчен бик җиңел булачак (йомгак_еомгак). 2. Г, К хәрефләренең калын һәм нечкәләрен аңлатканда һич бер авырлыкка очралмады. Балалар бик тиз үзләштерә алдылар. Г, К хәрефләре өстендә эшләгәндә буталу һәм авырлыклар юклыгын әйтә алам.” 

Кайбер замандашлар яңа алфавитка күчүне “XX гасырда татарларның хәрефләр алыштырулары хәтта геноцид төсмерен алган зур фаҗигалар белән беррәттән куелырлык булган”, дип бәяләгән. 

1990 елларда татарлар кабат латин графикасын кайтырга тырышып караган. 1999 елда яңа латин алфавиты Татарстан Республикасы Законы буларак кабул ителә. Әмма 2004 елда Россия Конституция суды аның гамәлдә булуын туктата. 
* * *

5 мая 1939 года, согласно указу Президиума Верховного Совета ТАССР «О переводе татарской письменности с латинизированного алфавита на алфавит на основе русской графики», татары начали использовать в письменности кириллицу. В рамках совместного проекта с Госкомитетом РТ по архивному делу ИА «Татар-информ» знакомит с содержанием указа.

В 1939 году по распоряжению Москвы татары переходят на алфавит на основе русской графики и в письме начинают использовать кириллицу. Во всех школах, техникумах и высших учебных заведениях с 1939/1940 учебного года начинается преподавание с использованием нового алфавита. На разработку новых орфографических правил и составление татарского орфографического словаря на основе русской графики дается всего несколько дней. В русском алфавите недостаточно букв для обозначения звуков татарского языка, в итоге некоторые звуки в алфавите на кириллице остаются без букв.

Письменность татар, проживающих на территории России, меняется в три этапа: до 1927 года татары пишут на арабской графике, в 1927-1939 годах используют латиницу, а с 1939 года переходят на кириллицу. Татары в Китае и сегодня используют арабскую графику. Татары, проживающие в Турции, Финляндии, Польши, Румынии, Чехии, США, Австралии и многих других зарубежных странах, сегодня пишут на латинице.

Корреспондента ИА “Татар-информ” с указом Президиума Верховного Совета ТАССР «О переводе татарской письменности с латинизированного алфавита на алфавит на основе русской графики» ознакомила ведущий архивист отдела выставок и печатной деятельности Айсылу Хайбиева.

6 ТАТАРСКИХ БУКВ В КОНЦЕ АЛФАВИТА

В тексте указа Президиума Верховного Совета ТАССР помимо распоряжения о переходе с латиницы на кириллицу приведен алфавит, которым татарам предстояло пользоваться. Татарский алфавит на основе русского алфавита был составлен путем прибавления дополнительных шести букв. Эти буквы разместили в конце алфавита, чтобы татарам изучение русского языка давалось легче и удобнее и во избежание путаницы.

При составлении нового алфавита лингвисты предлагали вместо шести дополнительных букв ввести восемь. Буквы «к» и «г» в татарском языке обозначают также более твердо звучащие “гъ” и “къ”. Назначение собственных букв этим звукам позволило бы не растерять особенности этих звуков. Однако в итоге в татарский алфавит были добавлены лишь буквы “ә”, “ө”, “ү”, “җ”, “ң”, “һ”. А татары продолжали использовать в речи твердые “гъ” и “къ”.

Некоторые из приведенных выше звуков встречаются и в других языках. Однако все эти шесть звуков и звуки “гъ”/“къ” одновременно – только в татарском языке.

“ДЛЯ СБЛИЖЕНИЯ ТАТАРСКОЙ И РУССКОЙ КУЛЬТУР»

Алфавит был создан для сближения татарской и русской культур. В указе Верховного Совета ТАССР обозначены сроки введения нового алфавита – 1939-1940 годы. За это время он должен был стать основным алфавитом татарского языка. В указе также есть пояснения, каким образом школы и высшие учебные заведения должны работать с новым алфавитом.

В школах новый алфавит был введен в 1939 году, а уже в 1940 году новая письменность должна была охватить всё татарское население СССР. Старшие классы могли начать переход в 1940-1941 годах, им было разрешено завершить переход до 1941 года. Это было сделано для того, чтобы привыкшие к латинице дети легче перенесли процесс освоения новой графики.

Идею о новом алфавите продвигали представители рабочего класса. Так как все инструкции, производственные документы на заводах и фабриках были написаны на русском языке, рабочие выступали за введение татарского алфавита на основе русского алфавита. Это позволило бы повысить квалификацию и уровень подготовки простых крестьян, чтобы они могли участвовать в производстве. В докладах, связанных с этим указом, также говорится, что с переходом на кириллицу было «исполнено желание трудящихся». Идея исходила не от одного определенного человека, а от всего населения.

После перехода на новый алфавит возникла необходимость переиздать учебники, которые до этого были на латинице. К указу прилагался приказ для издательств с перечнем книг и учебников, надлежащих переизданию. Также указана сумма, которая требуется для переиздания этих книг. К примеру, на переиздание азбуки было выделено 135 тыс. рублей.

В докладах к указу отмечается, что население встретило переход на новый алфавит с радостью. Один из отзывов, например, гласит: «Наконец, татарский народ становится ближе к великой русской культуре».

Считалось, что человек, который выучил татарский алфавит на основе кириллицы, выучил и русский алфавит.

ОТРИЦАТЕЛЬНЫЕ ОТЗЫВЫ

Но были и противники введения кириллической графики. Некоторые отрицательные отзывы приложены к указу, хранящемуся в архиве. Например, написанный от руки отзыв школьной учительницы:

«Неудобные стороны при работе с новым алфавитом на основе русской графики: 1. Сочетание “Е_йо” очень путается при объяснении ребенку и в ходе работы. Особенно слова, начинающиеся на “йо”, ребенок осваивает с большим трудом. Потому что мы ребенка учили, что буква “й” означает «и краткий», а мы учим, что в начале слова это “ё”. Если бы во всех словах, где в начале слова идет «е», писалось «е», для ребенка будет очень легко (йомгак_еомгак). 2. При объяснении мягких и твердых «Г», «К» встречаться с какими-либо трудностями не приходилось. Дети смогли освоить очень быстро. Могу сказать об отсутствии путаницы и трудностей при работе над буквами «Г» и «К»».

Некоторые современники резко высказываются о переходе на кириллицу, отмечая, что неоднократная смена алфавита в течение XX века для татарского народа является трагедией, сопоставимой с геноцидом.

В 1990-х годах татары попытались вновь вернуться к латинской графике. В 1999 году новый латинский алфавит был принят как Закон Республики Татарстан. Но в 2004 году он был отменен Конституционным судом РФ.

sntat.ru

Просмотров: 1053

Один комментарий

  1. Сомнительно что трудящиеся выразили подобное желание. Скорей это было желание атеистической власти для отрыва татарской уммы от ислама