Тупли авылының зиратын чистарту буенча зур өмә оештырылды (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (7)Беренче майда туган авылыбызның зиратын чистарту буенча зур өмә оештырылды. Моңа кадәр һава торышы бик шатланырлык булмаса, өмә буласы көнне Аллаһы Тәгалә кояшлы, җылы көн бүләк итте.

Ике йөзгә якын җыелган ир-атлар иртәдән алып өйлә намазы җиткәнче эшләде: берәүләр чүп-чарларны, корыган куакларны кискәләп, икенчеләре аларны йөк машиналарына төяп тордылар. Олы яшьтәгеләр белән бергә армый-талмый кечкенә ярдәмче егетләр дә тырыштылар, үз өлешләрен керттеләр. Соңыннан Туктаргали хәзрәтебез рәхмәт сүзләрен җиткереп, догалар кылды.

imageimage (11) image (12) image (1) image (2) image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (8) image (9) image (10)

Әнәс МИНГАЛИЕВ.

 Автор фотосурәтләре.

Тупли авылы, Елховка районы.

Просмотров: 1288

Комментирование запрещено