Язгы май ае

266839Кояш нуры бик кирәк ул
Кеше, хайван, кошларга.
Үсемлекләр яхшы үсә
Чиста, тыныч, аяз һавада.

Самолетлар очып тора.
“Ул халык кайда бара”?
Берсе аның эш белән ди,
Кайберләре туганнары янына.

Очсын әле самолетлар,
Аяз бит безнең күкләр.
Дуслыкта яшәсен халык,
Тыныч булсын дөньялар.

Кырларда чәчү башлана,
Җылы яңгырлар яусын.
Кояш шатландырып илне
Нурларын сибеп торсын.

Балалар күңелле уйный,
Һәрбер өйнең янында.
Йөгерә, шаяра, туп тибә,
Спортчылардан үрнәк ала.

Халык күңеле нечкәрә
Май аеның башында.
Җиңү бәйрәмен үткәрә
Шәһәр, авыл илебездә.

Искә алалар җиңүчеләрне -
Бабай-әбине, һәммәсен.
Тыныч чорда яшәгәнгә
Дулкынлана, горурлана күңелләре.

Кояш кебек якты булсын
Һәр кешенең уйлары.
Матур җырларда җырлансын
Дуслык, тынычлык сүзләре.
 

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 943

Комментирование запрещено