Гузель Уразова и Муса Маликов готовят «шедевр» / Гүзәл Уразова Муса Маликов белән «шедевр» әзерли

news_344155Что зрители ждут от артистов? Наверное, красивые, новые и задорные песни, современные и оригинальные сценические образы, вежливое отношение к зрителям и улыбки. Они должны быть эталоном, примером для всех тех, кто обладает тысячами различных вкусов и настроений.

Не ошибемся, если скажем, что народная артистка Татарстана Гузель Уразова отвечает всем требованиям зрителей. Она всегда радует своими творческими сюрпризами, жизнерадостными новостями. 

Очередной подарок от Гузель Уразовой зрителям – это альбом с классическими и ретро песнями, исполненными под акустическию музыкальные инструменты. Вместе с виртуозным музыкантом, композитором Мусой Маликовым они взялись за это большое дело.   

Как правило, результат совместной работы двух крупных дарований впечатляет. Нет сомнений, что так будет и на этот раз. В подтверждение тому песня из репертуара Ильхама Шакирова “Чулпан” на слова Наби Даули и под музыку Вадима Усманова.   

Гузель Уразова в своем Instagram спрашивает у зрителей, какие еще песни они хотят услышать в этом альбоме, а также их мнения.   

“Друзья мои! С Мусой Маликовым мы готовим альбом с акустическими инструментами. Как вы считаете, эти песни нужны народу? Какие песни вы хотите услышать? Нам интересно мнение каждого. Пишите», — обратилась Гузель Уразова к поклонникам в Сети. 

tatpressa.ru

* * *

Тамашачылар җырчыдан ни көтә? Матурдан-матур, яңадан-яңа җырлар, җырлары дәртле дә, моңлы да булуын, заманча һәм үзенчәлекле сәхнә образлары, әдәпле итеп сөйләшүен, тамашачыларга карата итагатьле мөнәсәбәтен, һәрвакыт елмаеп торуын, үрнәк гаиләсе булуын һәм саный китсәң әле тагын бик күп таләпләр бардыр. Бер җырчы мең төрле зәвыклы, мең төрле кәефле бөтен кешегә ошый белергә, яраттырырга, хөрмәт хисен сакларга, үрнәк, эталон була белергә тиеш.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тамашачыларның бөтен таләпләренә җавап бирә дисәк, бер дә ялгышмабыз. Иҗади сюрпризлары, тормышындагы күңелле яңалыклары белән тамашачыларны гел сөендереп тора ул. Гүзәлнең артыннан өлгер генә! Ул бөтен уйлаганын эшләгән арада, без аның яңалыкларын күзәтеп барырга көчкә җитешәбез.  

Гүзәл Уразовадан тамашачыларга чираттагы бүләк — акустик музыкаль инструментлар белән, классик һәм ретро җырлардан төзелгән альбом. Виртуоз музыкант, композитор Муса Маликов белән бергә алар шундый эшкә тотынган. Гадәттә, ике зур талант иясе берләшеп тотынган эшнең нәтиҗәсе һушны алырлык, таң калырлык була. Бу юлы да шулай булачагында шик юк. Сүзебезгә дәлил итеп, әзерләнеп ятучы альбомнан бер мисал — Илһам Шакиров репертуарыннан Нәби Дәүли сүзләренә, Вадим Усманов музыкасына иҗат ителгән “Чулпан” җыры.   

Гүзәл Уразова аны инстаграмда тамашачылар хозурына тәкъдим итә. Тамашачылардан бу альбомда тагын нинди җырлар ишетергә теләүләрен дә, бу хакта фикерләрен дә сорый. “Дусларым! Муса Маликов белән акустик инструментлар белән альбом әзерлибез. Рәхим итеп тыңлап карагыз әле. Әлбәттә, хәзерге электрон музыка заманында бераз колакларны ял иттереп алырга була. Ничек уйлыйсыз, әлеге җырлар хәзерге көндә халыкка кирәкме? Кирәк булса, нинди җырлар ишетәсегез килә? Һәркайсы кешенең фикере кызык безгә. Языгыз”, — дип Гүзәл Уразова инстаграмда тамашачыларга мөрәҗәгать итә.   

Әлбәттә, тамашачылар бу яңалыкны бик җылы кабул итте. Гүзәлнең тавышын тау астыннан чыккан саф чишмә чылтыравына, сандугач моңына тиңләп, җырчыга мәхәббәт хисләрен, хуплау сүзләрен җиткереп, зур түземсезлек белән көтеп калуларын язганнар. 

matbugat.ru

Просмотров: 1262

Комментирование запрещено