В Казани наказали полицейского по факту сбора информации о школьниках из мусульманских семей / Яулыклы укучылар турында мәгълүмат җыярга кушкан полиция хезмәткәренә дисциплинар чара күрелгән

CD43D8B5-5CB4-44D4-9B7A-FF4179A713FD_w1023_r1_sВ Казани по итогам проверки по факту сбора информации о школьниках из мусульманских семей в отношении сотрудника полиции, направившего запрос с нарушением ведомственных приказов, приняты меры дисциплинарного воздействия.

Об этом сообщил адвокат Руслан Нагиев, к которому обратились родители ученицы одной из казанских школ, пишет «БИЗНЕС Online».

— По факту распространения в электронных средствах массовой информации и сети интернет запроса в образовательную организацию с просьбой предоставить сведения о лицах, придерживающихся строгих религиозных убеждений, проведена проверка. В отношении сотрудника полиции, направившего запрос с нарушением ведомственных приказов, приняты меры дисциплинарного воздействия, — сказано в ответе, поступившем Нагиеву за подписью замначальника полиции В.И. Котникова.

По словам Нагиева, после наказания сотрудников МВД защита родителей школьницы будет добиваться оценки действий полицейских прокуратурой и СКР.

Напомним, запрос был сделан в начале апреля, документ был распространен в сети и вызвал большой общественный резонанс. Тогда начальник подразделения Венера Сабирзянова указывала, что это нужно в связи со служебной необходимостью, также она просила указать, «с какого времени несовершеннолетний (семья) придерживается строгих религиозных убеждений (с какого времени начали носить хиджаб)».

Вечером 5 апреля заместитель руководителя пресс-службы президента Татарстана Лилия Галимова заявила ТАСС, что информацию об учащихся, которые придерживаются строгих религиозных убеждений, сотрудница МВД собирала по личной инициативе. «Сейчас МВД Татарстана проводит проверку по факту этого письма. Никаких распоряжений от руководства по распространению такого письма не поступало, это личная инициатива исключительно конкретного сотрудника. По факту проверки будет принято решение», — сказала тогда Галимова. По ее словам, МВД республики намерено проверить, чем продиктована инициатива их сотрудника.

Это не первый случай, когда власти требовали собирать информацию о детях, растущих в мусульманских семьях. Подобная практика была в Сабинском и Высокогорском районах Татарстана. Учителя, с которыми удалось поговорить Радио Азатлык, подтвердили, что они столкнулись с подобными требованиями в 2017 году.

idelreal.org

* * *

Ата-аналар Казан мәктәпләрендә укучы яулыклы кызларның гаиләләре турында мәгълүмат җыюга каршы чыгып прокуратурага зарланганнан соң, Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе тикшерү уздырган.

Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе белдерүенчә, дини гаиләләрдән булган мәктәп укучылары турында мәгълүмат җыюны оештырган полиция хезмәткәренә чаралар күрелгән. Бу турыда Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыевсөйләде.

Казан мәктәпләренең берсендә укучы кызның ата-анасы, хокукларын яклауны сорап, Нәгыевкә мөрәҗәгать иткән иде. «Без эчке эшләр министрлыгыннан мәктәпләрдән яулыклы кызлар исемлеген таләп иткән хезмәткәргә карата принципиаль карар кабул итүенә һәм ул хезмәткәргә җәза бирүенә ирешә алдык. Икенче этап – бу гамәлләргә прокуратура һәм Русия тикшерү комитеты бәяләмәсе», диде Нәгыев.

Полиция башлыгы урынбасары Виктор Котников имзалаган хаттан аңлашылуынча, оешма боерыкларын бозып, мәктәпләргә шундый хатлар җибәргән хезмәткәргә дисциплинар чаралар күрелгән.

Бер ай элек Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итеп документ тараткан иде. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә «катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар» җибәрергә кушылган. Бу «эш өчен кирәк» дип аңлатыла документта.

Адвокат Нәгыев мондый мәгълүмат җыю Конституциягә каршы килә дип белдерде һәм прокуратурага моны тикшерер өчен гариза җибәрде. «Бу гамәл Конституциядә каралган дин һәм вөҗдан ирегенә хокукларны тупас боза, әти-әнисе ризалыгыннан башка балалар турында шәхси мәгълүмат җыю канунга каршы килә һәм монда дин тоту ягыннан дискриминация ярылып ята», дип сөйләде Нәгыев.

Соңрак Казан Кирмәне вәкиле мондый күрсәтмә Венера Сабирҗанованың үз инициативасы булган дип акланды.

azatliq.org

Просмотров: 534

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>