Монголия чүлләре аша

Сираев 2Яз җиттеме, сугышта кат­нашкан таныш-белешләремне барлый башлыйм. Бусы су­гыштан кайтмады, бусы яра­ланып кайтып, озак яшә­мәде, бусы шактый ук яшәп, картаеп вафат булды… Ту­ган­нарымнан бер Мәсгуть Си­раҗетдин улы Сираев кы­на сау-сәламәт. Манчжурия тау­лары, Монголия чүлләре дә аңа зыян итә алмады.

Ул 1927 елның 1 мартында, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Революциядән соңгы буталчык һәм кыйбласыз чор була бу. Яңа тәртип, яңа хөкүмәт хакимлеге яклылар һәм советларга каршы торучылар арасында дошманлык та, “сәнәк сугышлары” да булгалый. Утызынчы еллар башында коллективизация һәм раскулачивание дип аталган шомлы, мәкерле һәм хәтта каһәрле дә хәрәкәт башлана. Сираҗетдин һәм туганы Ибраһим, бу хәлләрдән өркеп, малларын сатып, гаи­ләләрен алып, авылдан ки­тәләр. Яхшы тормыш эзләп, сугылып-кагылып, элек Воскресенск, аннан Самарканд якларында  ачлы-туклы яшәп карыйлар. Кабат туган якларга, Оренбург өлкәсендәге Каргалы авылына кайтып, Сираҗетдин агай улы Мәсгуть белән көтү көтә башлыйлар. Сираҗетдин абзый кисәктән үлеп киткәч,  Мәсгутькә әтисе белән хушлашырга да ирек бирмичә, тагын эшкә куалар. Шундый кырыс замана була ул.

Нишләмәк кирәк, кабат юлга чыгалар. Атасыз калган гаилә Иске Ярмәккә кайтып егыла. Ә анда өй дә юк инде. Кешедә яшәргә туры килә. Мәсгуть укырга керә. Тик бер-ике айдан Ибраһим абзыйлары вербовкалаучыга ияреп, килешү төзеп, артель белән Котлас якларында кыш буе урман кисәргә яллана. Яз җиткәч, болар Киров өлкәсенең Тоншаево станцасына барып урнашалар һәм урман кисү, агач эшкәртү, вагоннарга төяп озату эшләренә алыналар. Алар шунда 1941 елгача эшлиләр. Мәсгуть рус телендә 3 класс тәмамларга өлгерә.  Сугыш башлангач, Ибраһим абзыйлары үзенең һәм Сира­җетдиннең гаиләләрен Камышлыга кайтарып урнаштыра, ә үзе фронтка китә. Мәсгутьнең әнисе  педучилищеда мич ягучы һәм җыештыручы булып эшли башлый, ә Мәсгуть укуын дәвам итә. Тик аңа күп укырга туры килми, 1943 елда, училищеның ат караучысы фронтка киткәч, аның урынына 16 яшьлек Мәсгутьне тәкъдим итәләр һәм ул,  өч ярым сыйныф белеме белән,  2 ат, 2 үгез карарга, училищега утын ташырга җигелеп, мөстәкыйль эшли башлый. Үгез җигеп, Кләүле ашханәсеннән ашамлыклар алып кайту өчен җәен-кышын  урман-таулар аша йөрергә туры килә аңа.

Сираев 11943 елда Камышлы военкоматы оештырган “всеобуч” курсларында башлангыч хәрби укулар үткән яшүсмерне сугышка алалар, 1945 елның апреленә кадәр Мари Республикасының Суслонгер шәһәрендә хәрби һөнәрләргә укытып, фронтка әзерлиләр. Сугыш бетүгә карамастан, егетләрне өйләренә кайтарып җибәрмиләр, ә эшелоннарга төяп, көнчыгышка озаталар. Мәсгуть Сираев Забайкальский фронтның 262 санлы Суворов Ордены, Кутузов Ордены укчы дивизиянең 350нче укчы полкы танк батальонына эләгә. Дивизия, японнар белән сугыша-сугыша, Монголия һәм Манчжурия чигенә барып җитә. Канлы сугышларда, яраланучылар һәм һәлак булучылар байтак булып, Манчжурия тау-ташлары арасында шактый каберлекләр казырга туры килә. Мәсгутьне Ходай саклаган­дыр инде, ул исән кала. Ләкин су­гышчыларга  Монголия чүл­ләрен, Манчжурия тауларын үтүе иф­рат та кыен була. Биг­рәк тә солдатлар һәм атлар сусаудан интегәләр.

- Шул вакыттагы бер хәл күз алдымнан һаман да китми, — дип сөйли ветеран. — Безнең туп­ларны немец атлары тартып баралар иде. Аларның да эчәсе килә, әлбәттә. Кичен, ялга туктагач, атларга норма буенча су биргәндә, мин кружка белән ат эчә торган чиләккә үрелгән идем, ат башы белән мине этеп җибәрде. Шулай маллар да, кешеләр дә суга интекте. Бара торгач, немец атлары тәмам хәлдән тайды. Кытайлыларда ул атларны ишәкләргә алыштык. Алар чыдамлырак булып чыкты.

1945 елның  3 сентябрендә Япон сугышы бетә. Солдатларны Порт-Артурга илтеп, Сары диңгез буена сакка куялар. 1949 елда Мәсгуть абзыйны  шофёр курсларында укытып, штатка алалар һәм ул, взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итеп, 1951 елда, озак көтелгән демобилизация буенча, авылына кайта.

Фронтовик Яңа Усманда ур­нашкан төзү ида­рәсенә шофер булып урнаша, ә көзен оешманы Әлмәткә кү­черәләр. Мәс­гуть абзый бүген дә шунда яши. Күп еллар Татнефтьтә башта шофер, аннан механик булып эшли.  Тырыш хезмәте өчен күп Рәхмәт, Мактау хатлары белән бүләкләнә. 1977 елда контракт буенча, төзү механизмнарын ремонтлаучы булып 4 ел Әфганстанда эшләп кайта. 

- Анда без 1500 кеше эшләдек. Мине, тырышлык күрсәткәнем өчен, хөкүмәт  берничә Мактау грамотасы һәм Халыклар дуслыгы Ордены белән бүләкләде, — дип канәгатьлек белдерә ветеран.

Әфганстаннан кайткач та әле, Мәсгуть абзый пенсиягә чыкканчы эшли, тагын күп бүләкләр алып, лаеклы ялга китә. Аның исеме Әлмәт шә­һәренең Шәрәфле гражданнары исемлегенә кертелгән. Гомумән, шактый гомере эчендә Мәсгуть Сираев җиде мәртәбә Бөек Ватан сугышы Ордены, ике мәртәбә Халыклар дуслыгы Ордены, унбер юбилей медале белән бүләкләнгән.

- Бүген әле, туксанны узып та, Аллаһыга шөкер, исән­легем ярыйсы гына. Табиблар сәла­мәт булуым турында таныклык бирделәр. Праваларымны алыштырып, җиңел ма­шинамда үзем йөреп торам. Җәмәгатем Мәрьям белән тыныч, тигез гомер итәбез. Улыбыз Фәһим һәм кызыбыз Нурия гаиләләре белән безгә кадер-хөрмәт күрсәтеп торалар, Ходайның рәхмәте яусын үзләренә. Шәһәрдә уздырыла торган бәйрәм чараларына мине гел чакыралар, котлыйлар, рәхмәт. Иншалла, калган гомеремне дә шулай  намазлыкта, мәчеттә, гыйбадәттә уздырырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде, — дип тели ветеран.

Сираев 2

…Үземнән тагын шуны өс­тисем килә: Мәсгуть ага ифрат туган җанлы, ярдәмчел, кунакчыл кеше. Аның холык-фигыле искиткеч уңай, табигатендә тор­мыш сөючәнлек, кыенлык­ларга, төшенкелеккә биреш­мәүчәнлек, рухи һәм физик көч, өмет, киң күңеллелек, юмартлык кебек үзенчәлекләр бар. Мин һәм барча туганнар аңа ихтирам күрсәтәбез, хөрмәт итәбез, сокланып, балаларыбызга үрнәк итеп күрсәтәбез.  Мәсгуть Сираҗетдин улына тик  сәламәтлек, тынычлык, балалары, оныклары хөрмәтендә озак яшәвен телибез! 

Наил Вахитов.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 839

Комментирование запрещено