Сугыш «урлаган» балачак

P90507-110803Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә сугыш чоры балалары, тыл батырлары өчен Җиңү бәйрәменә багышланган матур чара узды.

Алып баручы, килгән кунакларны киләчәк бәйрәм белән тәбрик итеп, чараны башлап җибәрде:

- 1941 елның 22нче июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр авыл халкын борчуга сала: “Сугыш башланган”. Авыл халкы ыгы-зыгы килә, бөтен кеше эшен ташлый, колхоз идарәсе ишеге өстенә эшләпәле радиоалгыч көйлиләр һәм аннан Совет информбюросы сугыш хәбәрләрен өзлексез хәбәр итеп тора. Бөтен авыл халкы җыйналып, сугышның тукталуын ишетү, явыз илбасар немец фашистларының илдән куып чыгарылуын ишетәсе килү теләге белән, радиоалгычтан соңгы хәбәрләрне тыңлыйлар. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми иде. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-корт, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Эх, апалар-абыйлар, сугыш елларында
Теңкәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Аннан соң котлау сүзләре белән социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мөдир  урынбасары Наилә Таһир кызы Габидуллина чыгыш ясады: 

- Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде — игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә. Ләкин сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

Хөрмәтле сугыш чоры балаларын котлап, районыбызның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Мәрдегәлим кызы Дәрҗеманова, сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы җитәкчесе Фәһим Фәйзрахман улы Сәфиуллин, сугыш чоры балалары исеменнән Дилбәр  Мөхтәбәр кызы Шиһапова да күркәм чыгышлар ясадылар. Ветераннар хөрмәтенә Әхмәтшина Галимә апа, Шәрәфиева Даһия ханым, Субботина Әлфия ханым, Шиһапова Дилбәр апа, Минегалимова Җәмилә ханым, “Сударушка” ветераннар ансамбле дә матур җырларын бүләк иттеләр.

Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә
Әнкәй һаман елап җибәрә.
Кырык, илле чакрым язгы суда —
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт —
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайтарып?
…Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.
Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,
Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.
Сыер боты кадәр малайлары
Ил туйдыра — шундый авыл ул.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә — икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул чорларның нужа хуҗасын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Килгән кунакларга тыныч картлык, тәүфыйклы оныклар, тагын күп еллар безне дә, якыннарын да сөендереп яшәүләрен теләдек. Истәлеккә фотосурәтләргә төшкәннән соң, барысы да мул табыннар тирәли чәй эчәргә чакырылды.  Биредә Коръән сүрәләре дә укылды, дога да кылынды. Олылар зур рәхмәтләрен җиткереп, икенче елга да шулай исән-имин булып, очрашырга насыйп итсен, дигән теләктә таралыштылар.

P90507-100233P90507-100254 P90507-100308 P90507-100853 P90507-101604 P90507-101824 P90507-102618 P90507-103235 P90507-105549

416431321Пенсионеры1 P90507-110803Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы  ДИНДАРОВА.

Просмотров: 995

Комментирование запрещено