Тырышыгыз! Һәм булдырырсыз

ак калфак

Самаралылар Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының икенче Корылтае турында

Мәркәзебез Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының икенче Корылтае уздырылды. Ул “Халык педагогикасы һәм кыйммәтләре аша балаларда милли үзаң тәрбияләү”  темасына багышланган иде.  Шуңа да ул балалар бакчаларына экскурсияләрдән башланып китте. Соңрак Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләренең финал өлеше күрсәтелде. Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе бинасында “Татар халкының үсеш стратегиясе” тәкъдим ителде. Аны Милли Шура рәисе урынбасары, галимә Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова да анда бик үтемле чыгыш ясады. 


Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы деле­гат­ларының бер төр­кеменә Казан шәһәренең Совет районында урнашкан “Катнаш төрдәге татар балаларына тәрбия һәм белем бирүче 261 санлы  “Сәйлән” балалар бакчасы»нда тәҗрибә өйрәнергә насыйп булды. Бу турыда Пох­вистнево районының Га­ли авылында яшәүче педагог Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА сөйләде.

- Делегатларны ачык йөз белән бакча мөдире Тән­зилә Сөнгатуллина каршы алды. Бүлмәләрнең, коридорларның бизәлешләренә игътибар иттем. Стендларда игъланнар ике телдә язылган. Безне хал­кыбызның кул эшләре, курчаклары һәм балалар иҗаты белән таныштырдылар. Би­редә музей да бар икән, анда ата-аналар җыеп китергән экспонатлар саклана. Икенче бүлмәдә төрле милли чаралар үткәрелә. Менә бүген дә Габдулла Тукайның туган көнен каршы алырга җыенулары күренеп тора иде — шагыйрьгә багышланган күргәзмә күзгә ташланды. Ә кунаклар өчен халык фольклорына  караган йолалар оештырылган. “Аулак өй”, “Кичке уен”, “Исем кушу”, “Сабантуй” күренешләре, татар, башкорт, мокша, рус халык  уеннары тәкъдим ителде. Чыгышлар “Мин татарча сөйләшәм” флешмобы белән тәмамланды. Иң мөһиме,  биредә төрле милләт балаларын дус-тату булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә өйрәтәләр.

- Кәүсәр ханым, бу тәҗ­рибәне тормышта ничек кул­ланырга уйлыйсыз?

- Хәзерге заман әти-әниләренең ана телебезгә битарафлыгы, балалары белән рус телендә аралашуына минем йөрәгем әрни. Гали авылында бу хәл бигрәк тә кис­кен тора, чөнки әлегә кадәр үзебезнең балалар бакчасы юк иде. Чирек гасыр буе татар балалары күрше чуваш авылы бакчасына йөрделәр, анда тәрбия чаралары гел рус телендә иде. Быел, ниһаять, үзебезнең авылда да балалар бакчасы ачылачак. Бу бер яктан зур шатлык. Ә хәзер инде кемнәр эшләр, тәрбия ничек оештырылыр дигән сораулар туа. Казанда уздырылачак II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды  балалар бакчалары темасына багышлануын ишеткәч, мин анда барырга һәм барысын да күреп кайтырга ният иттем һәм морадыма ирештем дә.  Мин бит инде лаеклы ялда. Мәктәптә эшләмәсәм дә, тәрбия проблемаларына битараф түгелмен. Аллага шөкер, корылтайдан бик  күп файдалы мәгълүмат алып кайттым һәм без аны үзебезнең яңа бакчада кулланачакбыз.

Җыенның икенче көнендә Габдулла Тукай исемендәге филармония  бинасында уздырылачак пленар утырыш алдыннан фойеда милли кул эшләре ярминкәсе гөрләде. Әлбәттә, Самара делегациясендә те­гүче һәм чигүче, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова да бар иде. Ул искиткеч осталык белән эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырган. Бу турыда безгә Айсылу Әбдиева бәян итте.

- Ярминкәне карап йөргән Васил Шәйхразыев, Самара өлкәсе “Ак калфак” оешмасы экспозициясенә сок­ланып, афәрин, бик яхшы әзерләнеп килгәнсез, дип әйткәч, канатларыбыз үсеп киткәндәй булды. Күргәзмәгә куелган калфакларның берсен Швециягә алып киттеләр, икенчесен Казан кешеләре сатып алды. Гөлнара На­сыйрованың остаханәләрен видеога яздырып алу идеясе дә бик вакытлы булган икән. Без аны ярминкәне карап йөрүчеләргә күрсәттек, ә карарга вакыты булмаучыларга тегү-чигү ысуллары язылган кәгазьләр тараттык. Гомумән, безнең остаханәдә катнашучылар саны башкаларныкына караганда күбрәк булып, бик күп кызыклы кешеләр белән танышырга насыйп булды. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының пресса үзәге җитәкчесе Булат Ибраһимов белән “Ак калфак” оешмалары каршында яшьләр бүлекләре ачып җибәрү турында фикер алыштык. Татар телендә бик тә оста сөйләшүче Финляндия, Кытай, Австралия татарлары белән аралашу аларга да, безгә дә кызыклы һәм файдалы булды, шагыйрә Нәҗибә Сафинаның автографы куелган бүләген алу шатлык өстенә шатлык тудырды.

Өлкә “Ак калфак” җәмгыяте әгъзалары сүзләренә караганда, Корылтай бик матур һәм эчтәлекле булып узган. Оеш­маның рәисе Разия ханым Әю­пова бу турыда ни уйлый икән?

- Разия ханым, Сез җыен­нан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз, киләчәктә эш­лә­регезне нинди юнәлештә алып барырга ниятлисез?

- Быелгы съезд искиткеч форматта узды, дип әйтер идем. Кадрия ханым Идрисова җитәкчелегендә конгресс хезмәткәрләре корылтайга ныклап әзерләнгәннәр. Күренеп тора, мәктәпләр, уку йортлары, балалар бакчалары белән элемтәләр урнаштырылган. Съезд делегатларын төркемнәргә бүлеп унике балалар бакчаларына алып киттеләр. Алдан бу бакчаларда конкурслар уздырылып, иң яхшы балалар сайлап алынган һәм финалга чыгучылар делегатлар каршында чыгыш ясау хокукына ия булганнар. Шунысы игътибарга лаек: Татарстанда балаларны русчага да, татарчага да өйрәтәләр. Чит өлкәләрдән килүчеләр бу хөрриятне кызыгып күзәттеләр. Әйе, Татарстанда болай эшләп була. Ә Самарада, мәсәлән,  аерым татар бакчасы ачу бик тә четерекле, елларга сузылган эш булачак. Һәм бөтен шәһәргә бер бакча бөтен теләүчеләрне дә үз эченә сыйдыра алмаячак.  Ә менә үз белдеге, үз теләге белән “Шатлык” сабыйлар клубын оештырган “Бердәмлек” газетасы хезмәткәре Алия Арсланованың башлангычы Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен бик тә кызыклы булыр иде, дип уйлыйм. Алия оештырган түгәрәккә сабыйлар бик теләп йөриләр. Биредә алар татар телендә сөйләшергә өйрәнәләр, милли уеннар уйныйлар, татар телендә китаплар, шигырьләр укыйлар, биергә һәм җырларга өйрәнәләр, бергәләшеп бәй­рәмнәр үткәрәләр. Тик миллионлы шәһәр өчен 5 – 10 бала йөргән ике түгәрәк кенә бик аз бит ул. Монда инде “Ак калфак”, “Туган тел”, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе шундый түгәрәкләрне күбрәк ачу өчен педагоглар, бүлмәләр табу, акча юнәтү белән шөгыльләнә башлап, киләсе уку елы башыннан ук ике түгел – егермеләп шундый клуб оештырсак, эш алга китәр иде һәм, ниһаять, шәһәрнең төрле почмакларында яшәүче татар балалары үзләренең кем икәнлекләрен белеп үсә башларлар иде. Әйе, бу бик зур эш булачак, ләкин нәтиҗәсе дә күренәчәк, дип фикерлим. Алиянең башлангычын бөтен татарларга да белгертү, үрнәк итеп күрсәтү Казанда үткән корылтайның тезисларын үтәвебез булачак, минемчә.

Әйе, шулай. Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы төбәкләрдә кон­ференцияләр уздырып, шушы корылтайда куелган максатларны халыкка да җиткерү, регионнарда татар мохиты тудыру бурычы куйды һәм бу эш гаиләдән, балалар бакчаларыннан, милли мәктәпләрдән үсеп чыгарга тиеш. Кадрия ханым яздырып чыгарган дисктан бу проектның үтәлеш ысулларын күрергә була. Кассетаны чыгаруда катнашкан Илнар хәзрәт Зиннәтуллин да бала тәрбияләү эше гаиләдән, хатын-кызның үз-үзен тотышыннан, баланы нинди бакчага, нинди мәктәпкә бирүеннән дә тора, дип сөйләде. Бу сүзләрдә хаклык бар.

…Татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы ярдәмендә киемнәребезне милли бизәкләр белән ямьләндерергә, милли ашлар пешерергә өйрәнделәр. Димәк, соңгы биш ел гомеребез заяга узмаган. Без үзебезнең татар хатын-кызы булуыбызны исбатладык. Хә­зер инде балаларыбызны да татар итеп үстерү өчен бөтен көчебезне куйыйк. “Тырышыгыз! Һәм булдырырсыз. Үзегез өйрәнгәнне башкаларга да өйрәтегез”, — дип әйтте бит үзенең чыгышын­да Кадрия ханым Идрисова.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 885

Один комментарий

  1. Канун-закон буенча рус телле балалар бакчаларында татар телдә тәрбия,тел-мәдәни программаларны кертеп була әти-әниләр гаризалар бирсәләр.