Ветераннар итә тантана

 

i21-300x258Дөнья тып-тын, җилсез
                           салкын һава -
Ветераннар итә тантана.
Күпме юллар үтеп, гади
                                   солдат
Барып җиткән ерак Берлинга.
 
Җуелмаслык сугыш хатирәсе
Киләчәккә кабат юл ала.
Бик аз гына калсалар да алар,
Якын күреп, күңел шатлана.
 
Ветераннар килә урам
                                    буйлап,
Зурладылар бүген үзләрен.
Яулык чите белән моңсу
                                        гына
Тол әбиләр сөртә күзләрен.
 
Соңга калмыйк берүк, бу
                                   дөньяда
Исәннәрнең белик кадерен.
Догаларга күмеп
                        шаһитларның
Пакьләп тотыйк изге
                                   каберен.
 
Салкын мәрмәрләрдән
                         һәйкәл түгел,
Зур хөрмәткә лаек ветеран.
Шәфкатьлелек җылысына
                                     төреп,
Күрсәтикче аңа ихтирам!
 
Онытмасак иде
Бакыйлыкка китә аксакаллар,
Авыл йөген тарткан агайлар.
Сугыштан соң шинельләрен
                                   ташлап,
Чор язмышын иңгә салганнар.
 
Авыр, дибез, бүген авылларда,
Иген игү, имеш, кырларда.
Онытабыз бугай: ул чакларда
Җиңел булды микән аларга?
 
Ир-егетләр киткән яу кырына,
Малай-шалай баскан сабанга.
Ни уйлады икән ул сабыйлар
Кара җиргә орлык салганда?
 
Өмет белән басып киләчәккә,
Җиңү таңын алар көткәндер.
Яу кырыннан алган хәбәрләре
Бәгырьләрен телеп үткәндер.
 
Авыр, дибез, бүген
                        тормышларны,
Замананы һаман тиргибез.
Авырлыкның чынын,
                                 ач күзлесен
Оныттык та бугай инде без.

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Нурлаты авылы,
Челно-Вершины районы.

 

Ятим бала

Әткәем ятып калды
Яу кырында далада.
Моң-зарымны языйм әле
Вакыт булган арада. 

Бала чагым үтеп китте
Авыр сугыш елында.
Камыш урып, темпы
                                   тартып,
Котлау дигән болында.

Сок буеннан су ташыдым
Тыкрыктагы картларга.
Үземне белә башлагач,
Урак урдым Котлауда.
 
Камышларны урган чакта
Кисеп алдым учымны.
Кемнән генә алыйм икән
Ятим иткән үчемне.
 
Башымдагы яулык белән
Әнкәй кулым бәйләде.
Су буеннан кайткан чакта
Башкайларым әйләнде.
 
Берүземне җибәргәнгә
Әнкәйгә хәтер калды.
Котлау түмгәкләренә дә
Көн аралаш яшь тамды.
 
Ятим балаларга карап,
Карт-корылар соклана.
Урак белән кискән эзләр
Әлдә булса саклана.
 
Шул кулыма карыймын да
Балачак искә төшә.
Күпме хәсрәт, авырлыкка
Ул йөрәк ничек түзә?!

Җария ЗЫЯТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1185

Комментирование запрещено