Бәхет ачкычын үзе койган

Зайтуна апа

Зәйтүнә апа Госамова.

Бөек Ватан сугышы чоры кешеләренең түземлегенә, сабырлыгына, ихтыяр көченә гаҗәпләнеп тә, сокланып та бетеп булмый. Әллә шул дәһшәтле елларның михнәтләре чыныктырганмы, яшәүнең һәр мизгелен кадерләргә өйрәткәнме? Ач-ялангач, нужа күреп үссәләр дә, бу дөньяда үз урыннарын табып, бүгенге көндә дә якты дөньяга куанып яшәүчеләрне беләбез.

93 яшьлек тыл ветераны Зәйтүнә апа Госамова турында — “Бәхет ачкычын үзе койган”, дип әйтеп була. 1925 елда Татарстанның Яңа Сала авылында  туган кызның балачагын бәхетле дип әйтергә тел әйләнми.

- Әти, әни белән мине калдырып, башка хатынга өйләнгәндә, миңа бары ике яшь кенә булган. Кечкенә бала белән гаилә кора алмам дип курыккандырмы, әтигә ачу итепме, берникадәр вакыттан соң, “әни” дип аталган кеше мине көндәше яшәгән йортның капка төбендә калдырып киткән.

Үз анаңа кирәкмәгәнне, үги анага кирәгең буламы инде?! Әлбәттә, анда да мине карамаганнар. Биш яшькә ка­дәр аякларым йөрмәгән, сөй­­ләшмәгәнмен дә. Үсә төш­кәч, күрше-күлән: “Йортта мал эчерә торган таз янына шуышып килә идең дә шуннан су эчә, юына идең”, — дип сөйләделәр. Ә мин бер колагымның эрен­лә­гәнен һәм анда мыжлап че­беннәр җыел­ганын гына хә­тер­лим. Шул колагым саңгы­рау­ланып, гомер буе ишет­мәде, — дип искә ала Зәй­түнә апа.

Милициядә хезмәт иткән әтисе Мәгъсум көн-төн хез­мәттә, командировкаларда еш булган. Шуңа аны Зәй­түнә хә­терләми дә диярлек. Биш яшендә табибларга йөртә, логопедларга күрсәтә башлавы гына исендә калган. “Белгечләрнең ярдәме тиде, әкрен генә аякка бастым, телем дә ачылды”, — дип сөйли Зәйтүнә апа.

Гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Ә Зәй­түнә аларның тәрбиячесенә әверелә, йорт-өй эшләре дә аның өстендә була.

Тугыз яшендә кыз 1 класска укырга керә, тик өстенә кияргә киеме булмаганлыктан, укуын ташларга мәҗбүр була. “Дүрт баланы ашатырга мөмкинлегем юк”, — дип Нәгыймә исемле үги әнисе  кызны үзе янына, итек бастыру фаб­рикасына эшкә урнаштырырга тели. Тик, яше тулмаганлыктан, аны фабрикага да, башка җиргә дә алмыйлар.

Зәйтүнәнең әтисе башта фин сугышында катнаша, аннан кайтып, бераз торгач, аны Бөек Ватан сугышына да алалар. Үзенең өч баласына да нәрсә ашатырга белмәгән Нәгыймә үги кызын өйдән куып чыгара. Ә кызның барасы урыны да, туу турында таныклыгы да юк. Язулары булмагач, аны хәтта балалар йортына да алмыйлар. Үги анасы аңа милициягә барырга куша.

- Милиция хезмәткәрләре әле бер, әле икенче балалар йортына урнаштырырга тырыштылар. Тик бер­сендә — акылга зәгыйфь балалар, икенчесендә сабыйлар тәрбияләнә. Ә миңа урын юк. Урам буйлап йөрим шулай. Таныш-белешләр, туганнар очраса, миңа берәр кисәк ипи яисә башка ризык бирәләр, ә менә гаиләләренә алырга берсе дә теләми. Әтинең йорты яныннан еш үтеп йөрсәм дә,  мин аның бусагасын башкача атлап кермәдем, — дип сөйли Зәйтүнә апа.

Сыеныр урыны булмагач, кыз элеккеге укытучысы янына бара. Мөгаллимә кызны бик җылы кабул итә, ашата һәм җыештыручылар бүлмәсенә урнаштыра. Мәктәп администрациясе Зәйтүнәнең өс-башын  карап, берәр айдан соң аны  Свияжскидагы балалар йортына урнаштыра.

Ә бу вакытта илдә Бөек Ватан сугышы бара. Баштан балалар йорты директорын фронтка алалар,  аннан яшьләре тулган егетләр бер-бер артлы сугышка китә башлыйлар. Зәйтүнә башка кызлар белән бергә  ФЗӨга укырга җибәрүләрен сорала. 

- Укырга да туры килмәде. Безне шунда ук Казанның 16 санлы заводына эшкә җи­бәрделәр. Анда фрезер станогында самолетларга  пеш­кәкләр ясарга өйрәндек. Сызымнардан башка гына мас­терлар өйрәтүе буенча ясый идек аларны, — дип сөйли Зәйтүнә апа. Яшүсмерләрнең буйлары җитмәгәнлектән, әрҗәләргә басып эшләргә туры килгән. Ял вакытларында, тулай торакка да кайтып тормыйча, шул әрҗәләр өстенә ятып та йоклаганнар.

Бу заводта Воронеж, Мәс­кәү һәм Ленинградтан эва­куацияләнгән заводлар тупланган була. Ә 1949 елда аларны Куйбышевка күче­рәләр. Шул вакыттан башлап Зәйтүнә апа Куйбышевта яши. Биредә ул шулай ук  Татарстаннан килгән хезмәттәше  Мәсләветдингә тормышка чыга, ике балалары дөньяга килә.

- Әти белән әни гомер буе шушы заводта эшләп, булганына шөкер кылып, гомер иттеләр. Баштан тулай торакта, аннан баракта яшәдек, соңрак заводтан фатир бирделәр.

Бай яшәмәсәк тә, Наил энем белән минем балачагыбыз бәхетле булды. Әти-әнинең мәхәббәтен тоеп үстек. Алар безне насмуслы, гадел булырга, хезмәтне сөяргә өйрәттеләр. Без дә бүген балаларыбызны шулай тәрбиялибез, — дип сөйли кызы Фирая.

Бүген Зәйтүнә апа (гаилә башлыгы 1981 елда бакыйлыкка күчкән) балалары, кияве, онык-оныкчыклары кадеренә төренеп яши. Хезмәт ветераны, “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнгән Зәйтүнә Мәгъсум кызын хөкүмәт тә, Фрунзе заводы администрациясе дә онытмыйлар, Бөек Җиңү көненә, за­водның юбилейлы даталарына карата, бүләкләр тапшыралар.

Зәйтүнә апа һәм аның балалары Казандагы туганнары белән дә аралашалар, йөрешәләр икән. “Ике яшемдә урамга чыгарып ыргыткан әни кешене күңелем белән кичерә алмасам да, аралашырга көч таптым. Ул икенче тапкыр кияүгә чыгып, алты бала тудырган. Беренче күрешүебезне әле дә хәтерлим: балалар йортыннан әбигә (ул миңа һәрвакыт шат, барган саен сыйлап, күчтәнәчләр биреп җибәрә иде)  кунакка барган идем. Әни: “Синең оныкларың бар, аларны сыйла”, – дип әбигә җикеренгәнен хәтерлим. Мин дә бит аның кызы, ләбаса! Хәтта ире дә: “Ни өчен бу баланы шулай җәберлисең?” – дип ачуланган иде шунда.

Әтине соңгы тапкыр сугыштан соң күрдем. Завод проходноенда мине көтеп тора иде. “Синең арттан килдем, кызым. Әйдә, җыен, Калининградка китәбез”, — дип каршыма чыкты. Ә минем Казанда дусларым, эшем бар иде инде, китәсем килмәде.

Берничә ел элек аның язмышын белдек. Урман кискәндә качкын немец солдатларына юлыкканнар. Бер иптәшләре генә качып котыла алган, ә әтине һәм тагын бер иптәшен атып үтергәннәр”, — дип сөйләде Зәйтүнә апа.

Ул Самараны бөтен күңеле белән яратуы турында еш кабатлый. “Казанда нинди тормыш көтәр иде икән мине? Бил­гесез. Ә биредә мин бик бә­хетле тормыш кичердем”, — дип елмая Зәйтүнә Мәгъсум кызы.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 870

Комментирование запрещено