Татар каны ага аның тамырында

Александр МатросовШакирҗан Юныс улы Мө­хәммәтҗановның ничек Александр Матвеевич Мат­росовка әверелүе турында

Советлар Союзында мил­ләтләр дуслыгы сәясәтен һәрвакыт алга сөреп, 15 милли республиканың, авто­но­мияләрнең дус яшәве турында сөйләп торалар иде. Радиода – төрле милләт халыклары җырлары, сәхнәләрдә – милли биюләр, мәктәпләрдә ана телләрендә укыту барыбызны да Советлар Союзының бөек ил булуына инандырды. Бу, асылда, туган илебезгә карата патриотизм хисләре тәрбияләде һәм Бөек Ватан сугышы вакытында бөтен халык та, бер булып, Ватанын дошманнан сак­лауга күтәрелде.

Тик менә үзебезнең татар егетләре батырлык эшләгәндә аны башка милләт кешесе итеп күрсәтергә тырышу гына күңелебезне кыра иде. Мә­сәлән, сугыш ахырында, Берлинны штурмлаганда, капитан Маков җитәкчелегендәге бер төркем совет солдатлары Рейхстаг башына беренче Җиңү байрагын беркеткәннәр. Алар арасында Гази Заһитов исемле татар егете булган. Икенчесендә – керәшен егете Григорий Булатов. Ләкин аларның батырлыкларын күрмиләр, Иосиф Сталин һәм Георгий Жуков рус һәм грузин егетләрен сайлап, аларга герой исемнәре бирәләр…

Батырлыгы белән бөтен дөньяны таң калдырган Александр Матросов та котылгысыз һәлакәт эченә хөрмәт һәм бүләк эзләп түгел, ә илне фашистлардан коткару нияте белән кереп югалды.  Быел аңа 95 яшь тулган булыр иде. Ә ул 19 яшендә, Псков өлкәсе Черемушки авылын азат иткәндә, ДЗОТ тәрәзәсен күкрәге белән каплап, иптәшләренә һөҗүмгә күчәргә юл ачты.

Шакирҗан Юныс улы Мө­хәммәтҗановның ничек Александр Матвеевич Мат­росовка  әверелүе турында күпләр беләләрдер дә. Тик яшьләр өчен бу турыда кабатлап язу артык булмастыр, дип уйлыйм. Биредә мин Башкортостан язучысы һәм журналисты Рәүф Насыйровның 1994 — 2007 елларда уздырган тикшеренү нәтиҗәләрен китерәм.

Шакирҗан Башкортос­тан­ның Учалы районы Кунакбай авылында туган. Ул, әтисенә охшап, бик җитез, булдыклы егет булып үсә. Яшьтән йөзәргә өйрәнә, балалайкада уйный. Шакирҗанга 6 яшь чагында әнисе үлеп китә.  Үги ана белән уртак тел таба алмыйча, малай өеннән качып китә һәм Мәләкәс (Димитровград) шәһәренең балалар йортына эләгә. Ул вакытта балалар йортында милли азчылык балалары үзләренә рус исеме, фамилиясе алырга тырышканнар. Шакирҗанга диңгез символикасы — бескозырка, тельняшка ошаганлыктан, ул үзен Александр Матросов дип атый.

1938 елның февраль аенда аны Ивановоның режимлы балалар йортына җибәрәләр. Анда ул документаль рәвештә Матросов Александр Матвеевич буларак теркәлә. Балалар йортында эшләгән кешеләр аны мактап искә алалар. Егет намуслы, хак сүзле булып үсә. Дәресләрдән тыш слесарь эше, авыл хуҗалыгы техникасы белән кызыксына, мал-туар йортында эшчеләргә ярдәм итә, атка атланып йөрергә, гитарада уйнарга, чечетка биергә өйрәнә. Һәрвакыт көр күңелле, эш сөючән, кызыксынучан булганга, иптәшләре дә аны хөрмәтлиләр. Ул яраткан герое Чапаевка охшарга теләп, тәмәке тартудан баш тарта, аның кебек батыр булырга тели.

Шулай бервакыт, төнге ат көтүен көткәндә, кырыкмышка бүре һөҗүм итә. Шулвакыт аның иптәшләре куркып торып чабалар, ә Шакирҗан, учактан яна торган кисәү алып, бүрене куркытып куа. Икенче бер очракта ул суга батучы иптәшен коткара.

1939 елда аны Куйбышевка, вагон ремонтлау заводына эшкә җибәрәләр. Эш ошамау сәбәпле, егет, заводтан качып, Кунакбайга кайта. Берникадәр вакыт Шакирҗан Уфаның өй җиһазлары фабрикасында эшли, спорт белән шөгыльләнә. Яшүсмерләр арасында иң яхшы чаңгычы, боксчы булып санала.

Сугыш башлангач, 17 яшьлек егет фронтка омтыла. Яше җитмәү сәбәпле аның үтенечен кире кагалар. Ул Сталинга хат яза һәм 1942 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм Оренбург өлкәсе Красно­холмск хәрби-пехота училищесында укый башлый. Ләкин фронтта кыенлыклар булу сәбәпле, курсантларның алдынгы өлешен вакытыннан алда фронт­ка җибәрәләр. Яшь авто­матчы Мөхәммәтҗановка күп хәрби юллар үтәргә, котычкыч хәлләр күрергә туры килә. Фронтта күргәннәрен үзе тәрбияләнгән балалар йортына язып җибәрә.

Чираттагы сугыш алдыннан ул Уфада яшәүче яраткан кызына хат яза: “Кадерле Лида! Күптән түгел комсомол җыелышы тәмамланды. Блиндажда без алты кеше, җиденчесе постта. Иптәшләр йоклыйлар, ә мин сиңа хат язам. Синең белән күрешәсем, сөйләшәсем килә… Мин тормышны бик яратам, ләкин сугышта төрлечә була. Бүген син исән, иртәгә тормышыңа снаряд кыйпылчыгы яки дош­ман пулясы нокта куя…”

1943 елның 27 февраль таңында Шакирҗан батальонына Чернушки авылы янындагы фашистлар оборонасына һөҗүм итү бурычы куела. Урман авызына чыгуга баталь­он пулемет утына эләгә. Өч ут ноктасының икесен шартлаталар, ә өченчесе пехота өстенә пулялар сибүен дәвам итә. Шакирҗанның күз алдында иптәше Андрушенко һәлак була, Копылов һәм Малинкин авыр яраланалар. Менә ДЗОТ ягына Шакирҗан Мөхәммәтҗанов һәм Петр Огурцов үрмәлиләр. Огурцов яралана. Шакирҗан операцияне берүзе тәмамларга карар кыла. Ут ноктасына 20 метр чамасы калгач, Шакирҗан ике граната ыргыта. Кыска вакытка дош­ман пулеметы туктап кала. “Алга, Ватан өчен…” сүзләре белән солдатлар һөҗүмгә күтә­реләләр. Шакирҗан да ут ноктасына таба йөгереп китә, ләкин пулемет кабат телгә килә. Шакирҗан автоматтан ата башлый, тик патроннары бетә. Пулемет атудан туктаган арада ул сикереп тора да киң күкрәге белән амбразураны каплый. Бу хәлне күреп, иптәшләре һөҗүмгә күтәреләләр һәм тиздән Чернушки авылын дош­маннардан азат итәләр.

Александр Матросовның батырлыгын Калинин фронты командиры генерал-полковник А.И.Еременко югары бәяли һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү өчен командованиегә гариза җибәрә. 1943 елның 8 сентябрендә И.В.Сталин кул куйган 269 санлы фәрманда болай дип язылган: “Великий подвиг товарища Матросова должен служить примером воинской доблести и героизма для всех воинов Красной Армии”.

Сугыш елларында дистә­ләгән татар егетләре Шакирҗан батырлыгын кабатладылар. Алар арасында Мансур һәм Сәлахетдин Вәлиуллиннар, Хәмәт Мөхәммәтов, Абдулла Сә­лимов, Бари Шәвәлиев һәм Газинур Гафиятуллиннар бар.  Татар халкы үз милләттенең батыр егетләрен белергә, хә­терендә тотарга тиеш. Кү­бесенең исемнәре башка булса да, аларның кан тамырларында татар каны аккан бит…

Роберт ГӘРӘЕВ.

Отрадный шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1209

2 комментариев

  1. Башкорт егете Шакирйән.!!!

  2. Башкорт каны ага унын тамырында, башкорт каны…