Өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды

IMG_7578Кичә, 13 майда, Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды.

Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, ике оешма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рузил Буранголов һәм милли хәрәкәт активистлары бәйрәм узачак мәйданчыкларның нинди хәлдә булуын карап чыктылар, төп мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Төп сәхнәдә (“Ракушка” каршында) урыны белән идәннәрне алыштырырга, мәйданчыкларны бизәү өчен баннерлар ясатырга карар кылынды.  Парк буенча төрле мәгълүмати күрсәткечләр, мәйданчыкларның схемалары эленәчәк.

Өлкә Сабан туе җыр-моңга, уен-биюгә бай булачак. Паркның берничә ноктасында куелган сәхнәләрдә Самарның “Идел” ансамбле, I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале лауреатлары, өлкәбезнең  һәм Татарстанның Нурлат районы үзешчән коллективлары чыгыш ясаячак. Ә Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова  “Осталар шәһәрчеге” оештырып, кызыклы мастер-класслар уздырырга вәгъдә итте.

Сабан туенда, узган еллардагы кебек үк, төрле мәйданчыкларда спорт ярышлары, балалар өчен уеннар оештырылачак. Футбол кырында Сабан туеның “йөзек кашы” -  милли көрәш уздырылачак.

IMG_7583IMG_7586 IMG_7591 IMG_7593 IMG_7595 IMG_7596 IMG_7600 IMG_7606 IMG_7578

Исегезгә төшереп  үтәбез, өлкә Сабан туе 12 июньдә Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркында узачак. Быел ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана. Бәйрәмне уздырырга Татарстанның Нурлат районы ярдәм итәчәк.

Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы 20 майда 18 сәгатьтә өлкә Халыклар дуслыгы йортында узачак. Милли бәйрәмебезне уздыруда ярдәм итәргә яисә кызыклы тәкъдимнәр кертергә теләүчеләрне  көтеп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.


КОНТЕКСТ:
Делегация из Нурлатского района Республики Татарстан посетила место проведения Самарского Сабантуя
* * *
Областной Сабантуй пройдет в Самаре 12 июня

 

Просмотров: 1571

Один комментарий

  1. Надеемся что на Сабан-туе для ветеранов старше 60 лет будет рывок гири 16 кг за 4 минуты или это будут решать те которые могут поднимать только 100 грамм?