Камышлыда милли түбәтәй тегү һәм бизәү буенча мастер-класс үтте

i (1)2 майда Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә милли түбәтәй тегү һәм бизәү буенча мастер-класс үтте, аны Казан каласыннан килгән дизайнер Миләүшә ханым Мусина оештырды. Чарада мәктәптә укучы кыз балалар һәм җирле «Ак калфак» оешмасының хатын-кызлары катнаштылар. 

Түбәтәй ул — татар халкының таҗы, чын мәгънәсендә, кулдан эшләнгән иҗат җимеше. Ул матурлык өчен генә түгел, ә кызларның осталыгын күрсәтүче әйбер булып торган, чөнки күп кенә кызлар түбәтәй, калфакларны үзләре теккән, чиккән.

Түбәтәй татар хатын-кызларының кием элементы гына түгел, аны әби-бабайларыбыз бөти урынына күз тиюләрдән саклау өчен кигән. Ир-атларның кәләпүше дә, хатын-кызларның калфак, түбәтәйләре ясалышы шуңа да чуар, күзгә ташланып торган, төрле кыйммәтле энҗе ташлар белән бизәлгән булган. Башка төрле бизәнгечләрне дә кызлар нәкъ менә иң беренче чиратта күзсенүдән саклану нияте белән кигәннәр дигән фараз бар.

i (1)i (2) i (3) i (4) i (6) i (7) i (8) i (9) i (10) i (11) i

Мастер-класста катнашучы камышлылар Казан каласыннан килгән дизайнерга олы рәхмәтләрен белдерәләр.

 Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено