Күперләр саклаучы кыз

5c88fe27527d5Безнең Совет Нурлаты авылы Татарстанның Нурлат шәһәреннән ерак түгел. Кирәк булганда, без базарга Челно-Вершины ягына түгел, Нурлатка баруны кулай күрәбез. Шулай йөри торгач, яңа танышлар да табыла бит инде. Шундыйларның берсе — керәшен милләтендәге Таисә Павел кызы Петрова. Безнең өлкә кешесе булмаса да, “Бердәмлек”кә аның турыда язарга булдым әле.

Хатын-кыз нәфис, гүзәл, неч­кә күңелле зат итеп яратыл­ган. Шуңа да аларга Бөек Ватан сугышы вакытында йә — шәфкать туташы, йә — пешекче, йә радист кебек җиңелрәк хезмәт йөкләнгән. Ә менә сугышка алынган Таисә Петрованың йомшак кулларына никтер пулемет тоттырганнар.

- Сугышка үз теләгегез белән киттегезме? — дигән сорау­га ул болай җавап бирде:

- Үз теләге белән фронтка китте, дип әйтәләр генә инде. Ул чакларда кемнең нинди теләге бар, дип сорап тормыйлар иде. Кая җибәрсәләр, шунда сугыштык.

Таисәнең балачагы биш балалы гаиләдә үтә. Сугыш башлангач, башта әтисен фронтка алалар. Ә тагын ике елдан унсигез яшьлек Таисәнең дә чираты җитә.

- Военкоматта безне баш­та сынап карадылар — йө­гердек, сикердек, агач гранаталар ташларга өйрәндек. Шуннан соң гына комиссия уз­дырдылар һәм мине хәрби хез­мәткә яраклы дип таптылар.

Биш ай буе Казанда сугыш серләренә өйрәндек. Ин­де фронтка китәргә вакыт җиткәч кенә, вафат булган солдатлар өстеннән сал­дырып алынган гимнастер­каларга киендереп, вагон­нарга төяделәр. Карачкы кыя­­фәтендә Смоленск өлкә­сен­дәге Днепр елгасы аша са­лын­­ган күпер янына алып кил­де­ләр.

Февральнең салкын көннәре иде. Иң элек пулеметларны урнаштыру өчен, аннары үзебез өчен җир казып, землянкалар ясадык. Тегеннән-моннан табылган агач ботаклары, салам түшәп, түбәсен яптык, идәненә дә салам җәеп, ятак­лар әзерләдек һәм күперне дош­маннан саклау эшенә керештек.

Смоленск шәһәре фашистлардан азат ителгәч, безнекеләр Польша җиренә барып керделәр. Без дә аларга иярдек. Шул вакытта гына яңа форма бирделәр. Шыгырдап торган күн итекләр, яңа гимнастеркалар киеп алгач, бөтенләй хәрбиләр булып киттек инде.

Миңа Польшаның берничә шәһәрен азат итүдә катнашырга туры килде. Варшаваны алганда, шәһәрдән өч чак­рым ераклыктагы күперне сак­ладык. Анда хезмәт иткән арада Советлар армиясе Берлинга кадәр барып җиткән иде инде. Безне шундагы күперләрнең берсен сакларга җибәрергә әзерләгәндә, җиңү хәбәре килеп иреште, — дип искә ала үзенең сугыш юлларын Таисә апа.

Тик, сугыш бетте дип, кызларны туган якларына кайтарырга ашыкмыйлар. Таисә, пулемет тотып, сакта тора, сер­жант званиесендә кызлар командасының командиры булып хезмәт итә. Рус телен дә, татарчаны да яхшы бел­гән­лектән, тәрҗемәче вазифасы да аңа тапшырыла.

1945 елның августында гына Таисә туган якларына әйләнеп кайта. Ул башта Нурлатта клуб мөдире, соңрак сөт җыючы булып эшли.

Рус мохитында үссә дә, татар егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Минегали белән алар өч малай үстерәләр. Җиде оныгы — хәрби профессия сайлаган ир-егетләр, ә менә оныкчыклары дүртесе дә кызлар.

Кызганычка, бу язма басмага әзерләнгән арада Таисә апа вафат булды. Соңгы көннәренә кадәр ул җитез, зиһенле, гыйлемле кеше иде. Сугыш еллары афәтен кичергән якташыбыз тормышыбызның матур якларын күреп яшәргә тырышты. Олы йөрәкле Таисия Павловнага яу кырында күперләрне сак­лау эше тапшырылган булса, гомере буе ул буыннар чылбырын тоташтыручы җеп булып гаилә сагында торды.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Нурлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 581

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>