Шенталы районының Карабиккол һәм Татар Әбдекие авыллары тарихы турында китап чыгарга тиеш

iБыел Шенталы районының Карабиккол һәм Татар Әбдекие авыллары тарихы турында китап чыгарга тиеш. Эш инде тәмамлану ягына күчә бара, бүгенге көндә фото һәм башка иллюстрацияләр туплауга керештек. Шуңа күрә  Карабиккол һәм Татар Әбдекиендә яшәгән, анда туып башка җирләрдә гомер итүче һәм әлеге тема белән таныш булган башка милләттәшләргә, якташларга китапта урнаштыру өчен кызыклы, истәлекле фотографияләр, документлар бирергә соралам.

Мин Самарада Халыклар дуслыгы йортында эшлим (Воронежская урамы, 9), телефоным: 89023742801, e-mail: azan06@mail.ru

Фото һәм башка материалларны шулай ук Карабикколда хуҗалыкның башлыгы Эдуард Заһидуллинга (тел. 89375828271) һәм Әбдекидә Рәшит әфәнде Зөлкәрнәевка (тел. 89397171417) тапшырырга мөмкин.

Барлык фото, документлардан күчермәләр алынып ияләренә кайтарылуга тулысынча гарантия бирәбез.

Шамил ГАЛИМОВ, китапның авторы.

Просмотров: 1303

Один комментарий