Безнең Совет Нурлаты авылы Татарстанның Нурлат шәһәреннән ерак түгел. Кирәк булганда, без базарга Челно-Вершины ягына түгел, Нурлатка баруны кулай күрәбез. Шулай йөри торгач, яңа танышлар да табыла бит инде. Шундыйларның берсе — керәшен милләтендәге Таисә Павел кызы Петрова. Безнең өлкә кешесе булмаса да, “Бердәмлек”кә аның турыда язарга булдым әле.
Хатын-кыз нәфис, гүзәл, нечкә күңелле зат итеп яратылган. Шуңа да аларга Бөек Ватан сугышы вакытында йә — шәфкать туташы, йә — пешекче, йә радист кебек җиңелрәк хезмәт йөкләнгән. Ә менә сугышка алынган Таисә Петрованың йомшак кулларына никтер пулемет тоттырганнар.
- Сугышка үз теләгегез белән киттегезме? — дигән сорауга ул болай җавап бирде:
- Үз теләге белән фронтка китте, дип әйтәләр генә инде. Ул чакларда кемнең нинди теләге бар, дип сорап тормыйлар иде. Кая җибәрсәләр, шунда сугыштык.
Таисәнең балачагы биш балалы гаиләдә үтә. Сугыш башлангач, башта әтисен фронтка алалар. Ә тагын ике елдан унсигез яшьлек Таисәнең дә чираты җитә.
- Военкоматта безне башта сынап карадылар — йөгердек, сикердек, агач гранаталар ташларга өйрәндек. Шуннан соң гына комиссия уздырдылар һәм мине хәрби хезмәткә яраклы дип таптылар.
Биш ай буе Казанда сугыш серләренә өйрәндек. Инде фронтка китәргә вакыт җиткәч кенә, вафат булган солдатлар өстеннән салдырып алынган гимнастеркаларга киендереп, вагоннарга төяделәр. Карачкы кыяфәтендә Смоленск өлкәсендәге Днепр елгасы аша салынган күпер янына алып килделәр.
Февральнең салкын көннәре иде. Иң элек пулеметларны урнаштыру өчен, аннары үзебез өчен җир казып, землянкалар ясадык. Тегеннән-моннан табылган агач ботаклары, салам түшәп, түбәсен яптык, идәненә дә салам җәеп, ятаклар әзерләдек һәм күперне дошманнан саклау эшенә керештек.
Смоленск шәһәре фашистлардан азат ителгәч, безнекеләр Польша җиренә барып керделәр. Без дә аларга иярдек. Шул вакытта гына яңа форма бирделәр. Шыгырдап торган күн итекләр, яңа гимнастеркалар киеп алгач, бөтенләй хәрбиләр булып киттек инде.
Миңа Польшаның берничә шәһәрен азат итүдә катнашырга туры килде. Варшаваны алганда, шәһәрдән өч чакрым ераклыктагы күперне сакладык. Анда хезмәт иткән арада Советлар армиясе Берлинга кадәр барып җиткән иде инде. Безне шундагы күперләрнең берсен сакларга җибәрергә әзерләгәндә, җиңү хәбәре килеп иреште, — дип искә ала үзенең сугыш юлларын Таисә апа.
Тик, сугыш бетте дип, кызларны туган якларына кайтарырга ашыкмыйлар. Таисә, пулемет тотып, сакта тора, сержант званиесендә кызлар командасының командиры булып хезмәт итә. Рус телен дә, татарчаны да яхшы белгәнлектән, тәрҗемәче вазифасы да аңа тапшырыла.
1945 елның августында гына Таисә туган якларына әйләнеп кайта. Ул башта Нурлатта клуб мөдире, соңрак сөт җыючы булып эшли.
Рус мохитында үссә дә, татар егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Минегали белән алар өч малай үстерәләр. Җиде оныгы — хәрби профессия сайлаган ир-егетләр, ә менә оныкчыклары дүртесе дә кызлар.
Кызганычка, бу язма басмага әзерләнгән арада Таисә апа вафат булды. Соңгы көннәренә кадәр ул җитез, зиһенле, гыйлемле кеше иде. Сугыш еллары афәтен кичергән якташыбыз тормышыбызның матур якларын күреп яшәргә тырышты. Олы йөрәкле Таисия Павловнага яу кырында күперләрне саклау эше тапшырылган булса, гомере буе ул буыннар чылбырын тоташтыручы җеп булып гаилә сагында торды.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Нурлаты авылы,
Челно-Вершины районы.
Просмотров: 939