Татар язучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев Казан шәһәрендә шагыйрь Һади Такташ һәм композитор Рөстәм Яхинга багышлап ясалган һәйкәлләргә урынны көчкә таптылар дигән фикердә. Бу хакта ул Инстаграм битендәге сәхифәсендә язган.
“Уфада шәһәр үзәгендәге зур мәйдан уртасында шагыйрь Мостай Кәримгә тулы бер комплекс ясап мәһабәт һәйкәл куйганнар. Ә Казанда Һади Такташка һәм Рөстәм Яхинга кеше күзе күрми торган җирдә-кумырыкта көчкә-көчкә урын таптылар”, — дигән ул.
“Һәйкәлләре кешегә күрсәтерлек булмаганга шулай эшләделәр микән әллә?»- дип уйлап куйдым әле… Әллә без артык “тыйнакмы?” – дип сорау биргән Разил Вәлиев.
Просмотров: 883