Самарның Җәмигъ мәчете йортындагы Рамазан чатырында Ифтар мәҗлесләре уздырыла

IMG_7617Самарның Халыклар дуслыгы йортында изге Рамазан аена багышланган җыелыш узды.

Чарада өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм өлкәбезнең милли оешмалары җитәкчеләре катнашты. Дога кылганнан соң Талип хәзрәт Рамазан аеның өстенлекләрен, ураза тотуның әһәмияте турында сөйләп үтте.  

-       Ураза тотучы кешене ашату бик изге  һәм әҗер-саваплы гамәл булып санала. Хәдистә дә: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки Ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, — дип язылган.

Соңгы елларда Самарның Җәмигъ мәчете йортында Рамазан чатыры кую яхшы гадәткә әверелде. Узган елда анда өлкәбезнең мөселман динендәге төрле милләт кешеләре үз гореф-гадәтләре буенча Ифтар мәҗлесләре үткәрделәр. Быел да шундый табыннар уздырсак яхшы булыр иде, — диде мөфтиебез.

IMG_7617

IMG_7618 IMG_7619 IMG_7621 IMG_7624

Ифтар мәҗлесләрен оештыру комитеты әгъзасы Ильяс Яруллин Рамазан чатырында аш әзерләү, табын уздыру өчен барлык уңайлыклар тудырылган дип белдерде.

Быел чатырга бетоннан идән җәйделәр, махсус кухня ясалды. Өстәлләр, савыт-саба – барысы да җитәрлек. Ике пешекчебез ашарга пешерә, аларга ярдәмгә волонтерлар да бар, - дип сөйләде ул. 

Самарның таҗик милли-мәдәни автономиясе рәисе Даврон Юсуфов узган елда бу чарада мөселман динендә булган милләтләр бик теләп катнашуын белдерде. “Быел да шулай булыр”,- дип барысының да уртак фикерен җиткерде ул. Милли оешмалар җитәкчеләре берсүссез аның белән килештеләр.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин җыелганнарны 26 майда  Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе үткәрәчәк шәһәр Ифтары мәҗлесенә чакырды.  Милли оешмалар җитәкчеләре дә Ифтар мәҗлесләрен уздыру графигын төзеделәр. Шулай итеп, 18 майда – дагыстан, 21 майда – азәрбайҗан, 23 майда – таҗик, 24 майда – төркмән, 25 майда – казах, 26 майда — Халыкара ислам бизнесы ассоциациясе, ә 31 майда үзбәк милләте вәкилләре Ифтар табыннары уздырачак.

Рамазан чатырының төп бурычы — ураза тотучыларны ашату гына түгел, аларны рухи һәм мәдәни яктан баету да. Мөселман кунакчыллыгы кешеләрне социаль статусына һәм милләтенә карамастан берләштерә. Аллаһы Тәгалә ифтарларны кабул итсен һәм булган гөнаһларны бу изге айда кичерсен”,  — дип мөфти Талип хәзрәт Яруллин милли оешмалар җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 957

Комментирование запрещено