Азат НАДИРОВ: Сугыш темасына булган картиналарым - күргәзмәләрдә, игътибар үзәгендә…      

SONY DSC

8-12 майда Самарның «Художественный» кинотеатрында «Җиңү салюты» («Салют Победы»)  дип аталган күргәзмә эшләде. Анда минем «Генераль конструктор А.Н.Туполев очу кырында» («Генеральный  конструктор А.Н.Туполев на летном поле») исемле картинам да урнашкан иде.

Ул картина  былтыр Самар Халык китапханәсендә (Самарская публичная библиотека), берничә ел элек «Чайка» Мәдәният сараендагы күргәзмәдә дә булган иде инде.

SONY DSC

«Ольга Санфирова һәм Маргуба Сыртланова» дигән картинаны тамашачылар «Чайка»да һәм Халыклар дуслыгы йортында күрделәр. Д.И.Азаров аны миннән сатып алып, үзе укыган мәктәпкә бүләк иткән иде.

КАРТА_1 473

«Капларга кала» — «Остается прикрывать» (фашист концлагереннән качучылар турында) дигән картинаны «Чайка»да, Самар Халык китапханәсендә, 16-нчы библиотекада оештырган күргәзмәләрдә күрсәттеләр.

P1030300

«Фронтка икмәк» — «Хлеб фронту» дигән рәсемемне туган авылым Камышлыга, «Рауф Кутуев — Советлар Союзы батыры» дигәнен — «Яктылык» татар мәктәбенә, «Эльсор Газизов» (үзе теләп фронтка китә, өлкә «Туган тел» җәмгыятен оештыручыларның берсе) дигәнен — үзенең балаларына, «Әхмәт Нафигин» (ракеталар, космик кораблар төзүче, «Прогресс» заводында эшләде, өлкә «Туган тел» җәмгыятен оештыручыларның берсе) дигәнен — аның балаларына төрле бәйрәмнәрдә зур сәхнәләрдә бүләк иттем.

P1040029

P1030987P1030988P1040272

Әтиемнең портреты («Солдат в 1-ой, красноармеец во 2-ой мировых войнах — портрет моего отца» дип атадым) берничә күргәзмәдә булды, ә хәзер Җиңү паркында урнашкан Ветераннар сараендагы күргәзмәдә эленеп тора. 

P1040033

Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.

                                                                                  

Просмотров: 998

Комментирование запрещено