Әтием төшкә керде

img_239189_49744Бүген мин бик еладым, чөн­ки әтиемне төшемдә күрдем. Ул сугышта вакытта алдыма куйган ашымны да ашап бетермичә, әтигә калсын дип, плитәгә куя идем. Шул вакытта да юксындым аны, хәзер дә сагынам.

Әтием 45нче елның язында сугыштан кайтты. Аның бер аягы кисек иде. Без, дүрт бала һәм әни, әтине нужа арбасына салып, Розовка разъездыннан үзебезнең авылга алып кайтканыбызны хәтерлим. Аны озата килгән солдат әтине тапшырды да борылып китте. Ләкин әтиебез бирешмәде, балаларына файдалы булырга тырышып, протез ясатты, шуның белән яшәде һәм эшләде.

1946 елда миңа мәктәпкә укырга барырга, ә киергә киемем юк. Әтиемнең аягыма галош эзләп йөргәне истә калган. Шундый ачык итеп хәтерлим каһәрле елларны! “Бер­дәм­лег”ем, ул вакытта кичергән нужаны язып та, әйтеп тә бетереп булмас иде.

Әтиемнең йөзен күрү өчен бер фотосурәт тә калмаган, ичмасам. Чөнки мин кияүгә чыккач, Кошки районының Погрузной станциясенә күчеп киттем. Ә әтием Нурлат районының Биккол авылында туып-үскән кеше. Ул сугыштан соң озак яшәмәде, 1963 елда бакыйлыкка күчте.

Шуларны уйладым да туйганчы еладым бүген. Январьда мин дә 80 яшемне тутырдым бит инде, Аллага шөкер. Әмма гел авырыйм, үлеп китсәм, дөньядагы бер шатлыгым — “Бердәмлег”ем кала. Мин аңа 1993 елдан бирле язылам, “Кыйбла” кушымталарын җыеп барам. Үлсәм, алар да мине югалтыр инде, дип тә борчылам. Очрашулар язмаган булса, хушыгыз, “Бердәмлег”ем.

 

Минзария МИНЕГУЛОВА.

Погрузная станциясе,

Кошки районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1009

Комментирование запрещено