Ак юл сиңа, “Туган як”!

ак юл

“Туган як”ны оештыручылар (сулдан уңга) Раилә ханым Сафина, Рөстәм әфәнде Хисматов һәм Рушания ханым Диндарова.

Өлкәбездә, аның шәһәрләрендә күптән инде “Туган тел”, “Дуслык” һәм башка оешмалар эшләп килсә дә, Бөтендөнья Татар Конгрессы эшли башлаганнан бирле “Кече Татарстан” исеме бирелгән Камышлыда мондый оешма юк иде әле. Дөрес, аны булдыру турында берничә мәртәбә сүз кузгатылса да, ул сүз булып кына кала бирде. Югыйсә, үрнәк алырдай шәхесләр дә янәшәдә генә иде дә… Сүз күршеләребез, галилеләр турында бара. Танылган  эшкуар Расих әфәнде Латыйпов “Туган тел” оешмасын булдырып, тирән, якты эз калдырып китте һәм аның бу эшен якыннары, авылдашлары дәвам итә.

Менә ниһаять, бу елның февраль аенда бездә дә “Туган як” оешмасы эшли башлады. Оешманың президенты итеп эшмәкәр Раилә Сафина, директоры итеп эшмәкәр Рөстәм Хисмәтов сайланды.

Раилә Сафина әле студент елларында ук (Куйбышев мәдәният институты) Куйбышев шәһәрендә үткәрелгән барлык милли бәйрәмнәрне үткәрүдә актив катнаша иде. Институтны тәмамлап диплом алганнан соң, Камышлыга кайтып Мәдәният йортында эшли башлады, мәдәниятебезгә яңа сулыш өрде дисәм дә, дөрес булыр: балалар һәм зурлар өчен  төрле-төрле бәйрәм кичәләре, конкурслар оештыру, сәхнә бизәлешләре, мәдәният йортыбызга заманча ремонт ясату һәм башкалар һәм башкалар.

Раилә кайда гына эшләсә дә, үз тирәсендә фикердәшләр туплый белде һәм белә. Мәдәнияттән китсә дә, ул аннан читләшмәде:бәйрәм-чаралар үткәрүдә, сәхнә бизәлешләрендә ярдәм итәргә ул һәрвакыт әзер. Эшмәкәр буларак та ул үзен тапты, һәм әйтергә кирәк, бу эшен дә яратып, чын күңелдән башкара. Миңа калса, ул бу юлын да дөрес сайлаган: чәчәкләр гомер-гомергә иң кыйммәт, иң гүзәл бүләк саналган, дөрес, аңлаган кеше өчен.

Аннан килеп, аның улларын гына ал. Күпкырлы талантка ия ике улы Солтан һәм Тимур: җырласа-җырлый, биесә-бии, диниләр. Солтан илебездә танылган “Түбәтәй” милли ризыклар сату челтәре җитәкчесе. Аның турында милләтпәрвәр дими, ни дисең!?

Рөстәм Әхсән улына килгәндә…Төбәгебездә аны белмәгән кеше юктыр. Әле хастаханәдә теш табибы булып эшләгәндә үк зур хөрмәт казанды ул. Үз эшен ачып, матур гына эшләп киткәч, аның даны төрле төбәкләргә таралды. Күз карашы, җылы сүзе белән дә дәвалаган бу табибны ничек хөрмәт итмисең ди инде!? Ул-үрнәк гаилә башлыгы, үрнәк әти, тугры ир, оныклары өчен сөекле бабай һәм районыбызда узган мәдәни-спорт чараларының күптәнге иганәчесе дә.

Бу ике шәхес турында бик күп язып булыр иде. Вакытында яздык та.

Ә бүген сүз алар җитәкләшеп оештырып җибәргән “Туган як” оешмасы турында.

Туган як дигәч, күз алдына бик матур табигать почмагына урнашкан авылыбыз, Суык су буйлары, Кәҗә таулары, төрледән-төрле агач-куакларга, чәчәкләргә, җи­ләк-җимешләргә, гөмбәгә бай урманнары, төнбоеклы, камышлы күлләре, шифалы, тәмле, салкын сулы челтерәп аккан чишмәләре күз алдына килә. Әби-бабаларыбыз белеп сайлаган шул авылыбызның урынын. Белгән һәм шушы җирдә тамыр җәйгән. Исеме дә матур, моңлы җырдай-Камышлы. Исемен генә әйткәндә дә камышлы, төнбоеклы күлләр, Суык суның матур урыннары күз алдына килеп баса.

Аннан килеп, безнең төбәгебез уңган-булган, тырыш халкы белән матур, талантларга бай. Үз телен, җыр-моңын, гореф-гадәтләрен саклый ул, милли ризыкларын әзерли, динен хөрмәтли. Бу урында шушы шигырь юллары урынлы булырдыр:

Халык үзенең язмыш чигүләрен

Өмет төсе белән чиккән ул,

Карурманнар аша чыккан чакта

Үз җырларын җырлап чыккан ул…

Их, әтием җырлаган “Борынгы карурман”, “Иске карурман” җырларының моңнары, ә сүзләренең мәгънәсе!

Ул җырлар-моңнар борынгыдан, буыннан-буынга күчеп килгән һәм онытылмасыннар иде, саклыйсы иде аларны!

Әле яңа гына ачылуына карамастан, бу оешма байтак кына эш башкарган: каберстаннар исемлеген, чишмәләрне барлау, “Ак калфак” оешмасын ачу (җитәкчесе Рушания Диндарова), ике оешма бергәлегендә милли ризыклар пешерү, милли киемнәр тегү чаралары уздырып, бик күп халыкны үз яннарына туплаганнар. Бу чараларда милли җанлы авылдашлар катнашкан. Алар арасында балаларның, яшьләрнең дә булуы шатлыклы күренеш.

“Безнең алда бик күп бурыч тора: төбәгебезнең тарихын, табигатен өйрәнү, каберлекләрнең исемнәрен барлау, мәчетләр белән берлектә динебезне саклау, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, һөнәрләрен, яшәеш үрнәкләрен, киемнәрен, тормыш-көнкүрешен барлау, аларның онытылганнарын янәдән тормышка кайтару, телебезне, татарлыгыбызны саклап калу, шәҗәрәләр төзү. Бүгенге көндә безнең алда Бөтенрәсәй Сабантуй бәйрәмен матур итеп, истә калырлык итеп үткәрү бурычы торса, киләсе елда танылган, бер гасырлык тарихы булган театрыбызның олы бәйрәмен үткәрү тора. Аннан килеп икенче елга туган авылыбыз Камышлының да юбилее. Аңа-440 яшь. Әлбәттә бу бәйрәмнәрдә төрле милли күргәзмәләр дә эшләргә тиеш. Бу эшләр халык белән бергәлектә, бердәмлектә генә уңышлы барып чыгачак. Ә безнең төбәк халкының бергә, бердәм икәненә безнең иманыбыз камил һәм без моны эшебезнең юл башында ук сиздек, күрдек һәм үзебезнең дөрес юлда икәнебезгә ышандык”,-ди Раилә Нәгыйм кызы.

Әйе, оешма җитәкчеләренең хыяллары зур һәм бай. Алар дөрес юлда: телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны бары тик бергә булганда гына саклап була. Оешма үз алдына шундый бурычлар да куйган: балалар, яшьләр белән төрле-төрле конкурслар, әдәби-мәдәни, спорт чаралары, фестивальләр, дини конференцияләр, конкурслар үткәрү, татарча шигырь бәйрәмнәре, “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре үткәрү, милли ризыклар әзерләү буенча ярышлар, милли киемнәр, калфак-түбәтәй тегәргә, чигәргә өйрәнүләр, “Халкымның күңел бизәкләре”, “Халкымның күңел җәүһәрләре”, “Беләзегем-йөзегем”, “Калфагым-түбәтәем” кебек күргәзмәләр оештыру һәм башкалар, һәм башкалар.

Әле бу оешма юлның башында гына. Шушы юл башында торган милли җанлы Ватанпәрвәрләребез Рөстәм Хисмәтов, Раилә Сафина һәм Рушания Диндаровалар торганда юллар туры, сикәлтәсез, ә сәяхәт күңелле һәм уңышлы булыр, дип ышанасы килә. Ак юл сиңа, “Туган як!”

ак юл

“Туган як”ны оештыручылар (сулдан уңга) Раилә ханым Сафина, Рөстәм әфәнде Хисматов һәм Рушания ханым Диндарова.

Сәнгатькә якын кеше буларак, минем дә бер хыялым бар. Ул да булса Камышлымда балалар фольклор ансамбле булдыру. Фольклор бит ул-күпкырлы милли иҗат. Татар фольклорында халкыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре, дине, көе, бию-хореография һәм драма-театр башлангычы. Аннан килеп, дөньяга танылган тальян гармунлы төбәк буларак, гармунчылар булмау эчне пошыра. Балаларыбыз, оныкларыбыз гармунда уйнарга өйрәнсеннәр иде.

Сабыйларга ана теле ана сөте, бишек җыры белән сеңеп кала. Оныкларыбызны сиртмәле бишекләрдә, бишек җырлары җырлап тирбәтик.

 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».


КОНТЕКСТ:

Камышлы районында «Туган як» дип аталган яңа татар оешмасы барлыкка килде

Просмотров: 1937

2 комментариев

  1. «Туган тел» оешмасына 1988 елда нигез салучылар: Фарукшин Ф.Т.; Надиров А.К.; Нафигин А.М., Ахмеров Ш.А.; Абдулов Р.Ф.

  2. «Туган як» бик уңышлы,халыкны берләштереп ,илһамландырып ,башка авылларгада үрнәк булып зур эшләр эшләр диеп ошанам,бигрәктә Раиләне белеп. Камышлының матур табигате,тирә ягы ,байтак талантлы кешеләре булуыда —алар илһамландыра иҗатка,хәрәкәткә.