Онытып булмас

Aşure-Günü-Kılınacak-Namazlar-ve-Dualar-1Мин бу шигыремне сеңелем Сәрия Хисматовага багышлыйм. Исән булса, анарга май башында 80 яшь тулыр иде.

Кадерле сеңелем! Бу шигырем сиңа дога булып барсын, каберең нурлы, урының оҗмах түрендә булсын. Әмин.

Онытырмын, бәлки, әрнүләрне,
Оныта алмам мәңге үзеңне,
Йөрәгемдә үлгәнче саклармын
«Апай» дигән татлы сүзеңне.

Сеңелем, сине төштә күрдем,
Чәчең тарап үрәсең.
Исән чаклар бик тиз үтте,
Кире кайтмас күрәмсең.

Йөрәгемә тынгы бирми
Тапшырылмаган хатым.
Бара алмадым яннарыңа
Арабыз булса да якын.

Мәңгелеккә китеп бардың,
Калды сүзләрең генә.
Киткән юлларыңа карап
Тала күзләрем генә.

Ахирәткә бара бары
Кылган гамәлләр генә.
Бер Ходаем, насыйп итче
Җиңел гамәлләр генә.

Җәннәтләрдә мәңгелеккә
Калырга насыйп булсын. 
Гүрләреңдә иман нуры
Һәрвакыт балкып торсын.

Фәния ЗӘЙДУЛЛИНА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 853

Комментирование запрещено