«Бердәмлек» газетасыннан, 18 май, 2019 ел

bouquet21_3_800

Кошки районының

Яңа Фәйзулла авылында

туып-үскән, хәзер

Самара шәһәре, Алма-Атинский урамында яшәүче Сания Шәмсетдин кызы

Измайловага – 65 яшь!

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән кот­лап, аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сә­ламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Са­быр холыклы, мәрхәмәтле, яр­дәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Якын дустыбыз, синең туган

                                         көнгә

Бүләк итәбез шигырь юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларын.

Тынычлыгың булсын

                                 күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Изге теләкләр белән клас­сташларың Рәсимә, Хәмдия, авылдашың Исламия.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Хәдичә Галиулла кызы

Мамышевага!

Сљекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине туган көнең белән тәбрик итәбез. Озын, бәхетле тормыш, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авыр­лыклары артта калсын. Ба­лаларыңның, оныкларыңның иге­леген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын, әнкәй, туган

                                        көнең,

Кояш сиңа көлеп карасын.

Салмак кына искән таң

                                     җилләре

Чәчләреңне сыйпап тарасын.

Гомерең матур узсын, әнкәй

                                     бәгърем,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән ба­лаларың, оныкларың.

Просмотров: 1008

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>