Яңа Ярмәк авылында бер сугыш ветераны да юк инде хәзер…

y9T1oRS4TvgБөтен кеше кабатлыйдыр бүген
Бер олы сүз күңелләрдә,
Кабатлый ул дога итеп:
«Тик булмасын сугыш кына!»
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш!

Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган… Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

Бөек Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 74 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 74 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык тугел. Каһарманнар даны мәңгелек!

Әгәр без иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәбез икән, без шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәбез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар.

Әгәр дә әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар.

Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, кешеләр!

Безнең Яңа Ярмәк авылыннан 176 кеше Бөек Ватан сугышына киткән. 80 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Кызганычка, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез — сугыш ветераннары безнең авылда юк инде хәзер. Без аларга дан һәм мәдхия җырлыйбыз, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иябез.

Илебезнең азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен аямаган батырлар истәлегенә 9 май көнне Яңа Ярмәк авылы урамыннан “Үлемсез полк” үтте, һәйкәл янында митинг оештырылды. Митингтан соң абый-апаларга клубта бәйрәм концерты узды.

y9T1oRS4TvgzqAnEOQKzqgBBFMjdEHQdY20190509_100210 20190509_100512 20190509_101844

BBFMjdEHQdY

MyezteDqZV0 20190509_103401

Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1168

Комментирование запрещено