Шаян һәм тапкыр яктылыклылар

Айнур Гыйматдинов (сулдан уңга), Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Ләйсән Латыйпова.

Айнур Гыйматдинов (сулдан уңга), Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Ләйсән Латыйпова.

Апрельдә Казанда “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” фести­вале үткәрелгән иде. Самара яшьләрен бу чарада “Яктылык” татар мәктәбе укучылары тәкъдим итте.

“Алга!” дип аталган командага нигез салган тәҗрибәле җитәкчесе – “Яктылык” мәктәбенең оста куллы технология укытучысы Рәшит Саттаров 7 ел дәвамында “Тапкырлар, шаяннар һәм зирәкләр клубы”н таркатмыйча, балаларны уңышка этәрә, илһам биреп тора. Даими рәвештә егетләр һәм кызлар ярышларда катнашып киләләр, нәтиҗәле чыгышлар ясыйлар. Чираттагы конкурска да “Алга!” дип аталган команда составында алтынчы сыйныф укучылары Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Айнур Гыйматдинов, Ләйсән Латыйпова, Динара Вәлиева җиң сызганып әзерләнделәр. Кызганычка, төрле сәбәпләр аркасында кызлар Казанга бара алмадылар. Ә менә Камил, Айнур һәм Рәшит сынатмадылар, дип әйтергә була.

Катнашучылар саны кимү генә уен сыйфатына зур тәэсир ясамаган булыр иде. Алтынчы сыйныфта гына укуларына карамастан, “Яктылык” командасы, “утлар-сулар” кичеп, Самараның КВН лигасында да уйнарга өлгерде, Казан фестивалендә дә үзен күрсәтте. Ләкин анда уеннар рус телендә оештырылган иде. Ә биредә уеннар ике телдә дә бара. “Алга!” командасы татар мәктәбеннән булуын исәпкә алып, команданың кураторлары Азат Гизетдинов һәм Виктория Шәмшетдинова катнашучыларга “Шаяннар һәм тапкырлар” лигасында да көч сынап карарга тәкъдим иттеләр. Бу аларга татар телен тирәнрәк өйрәнергә, Татарстанда яңа дуслар табарга ярдәм итәр, дигән өмет тә бар иде.

“Тәкъдим ике ай алдан җибәрелгән булса да, мин икенче көнне үк килеп җиттем, һәм без җиң сызганып эшкә керештек. Эшебез нәтиҗәле һәм шул ук вакытта авыр да булды, дияр идем. Чөнки без атна саен Казандагы оештыручыларыбызга яңадан-яңа видеоязмалар җибәреп торырга, яңадан-яңа мәзәкләр уйлап чыгарырга тиеш идек. Кыскасы, ял турында оныттык инде, — дип искә ала Виктория. — “Алга!” командасы КВН уеннарында беренче тапкыр гына катнашмый. Шаяннар һәм тапкырлар булу өчен ничек әзерләнергә, телне ничек чарларга кирәк икәнен һәркем яхшы аңлый. Ә шулай да өлкән иптәшләренең ярдәме беркайчан да артык булмый. Репетицияләр вакытындагы һәм сәхнәдәге атмосфераны аерым билгеләп үтәр идем. Биредә һәрвакыт күңелле һәм дусларча мохит хөкем сөрә. Бу, бәлки, уенның татар телендә баруыннандыр? Туган тел бит ул кешеләрне берләштерү көченә ия”.

Айнур Гыйматдинов (сулдан уңга), Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Ләйсән Латыйпова.

Айнур Гыйматдинов (сулдан уңга), Рәшит Сафин, Камил Залятдинов, Ләйсән Латыйпова.

Кыенлыклар яктылыклыларны бөтен җирдә дә сагалап торды бугай. Башта Динараның бара алмавы билгеле булды, аннары, чыгыш ясарга бер көн калып барганда, Ләйсән авырып китте һәм малайлар берүзләре генә калдылар. Ашыгыч рәвештә номерларны үзгәртергә, нәрсәсендер алырга, нәрсәсендер өстәргә туры килде. Бу эшнең бер өлеше Казанга барганда юлда эшләнсә, икенчесе – чыгыш алдыннан. Бөтен командалар зур сәхнәгә чыгу алдыннан дулкынландылар. Ә самаралыларга яңа гына язылган сценарийны үзләштереп өлгерергә, сүзләрен башта калдырырга, бөтен ихтыяр көчен җыеп эш итәргә кирәк иде.

Кыскасы, унлап тәҗрибәле команда арасында призлы урын ала алмасалар да, якты­лыклыларның чыгышы начар булмады. “Алга!” ко­мандасының яңа составы чирканчык кына алды әле. Киләчәктә алар уңышларга да ирешерләр, дип ышанабыз.

Руфия КУТЛЯЕВА,

Педагогия университетының журналистика бүлеге студенткасы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 936

Комментирование запрещено