Муса Җәлил турында фильм төшерәчәкләр

011230 елдан артык Германиядә яшәүче Режиссер Нәсур Юрушбаев Муса Җәлил турында фильм төшерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Агымдагы елның августында герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләре җәзасына 75 ел тула. 

Нәсур Юрушбаев Икенче бөтендөнья сугышында татар һәм башкортларның катнашуы турында берничә фильм төшергән. Аның яшерен оешма әгъзалары турындагы «Батырлыгың нидә, Муса?» дип аталган яңа эше республика хөкүмәте финанслый. 

«Хәзер сценарий фәнни консультантлар тарафыннан тикшерелә. Март аенда төшерә башлыйбыз. Төшерү 2020 елның августына кадәр барачак. Кино Казанда, Польшада, Германиядә һәм Франциядә төшереләчәк», — диде кинорежиссер Нәсур Юрушбаев.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 829

Один комментарий

  1. Лучше поздно,чем никогда.