Самарның Җәмигъ мәсҗиденә 20 ел тула

7Самарның Җәмигъ мәсҗиденә 20 ел тула. Шушы уңайдан без төзелеш эшләрендә катнашкан кайбер кешеләрдән истәлекләре белән уртаклашуларын сорадык.

Күп еллар Самар өлкәсе мөфтие булып хезмәт иткән Вагыйз хәзрәт Яруллин: “Мәсҗид төзелешендә авырлыклар күп булды. Тик кыенлыклар артыннан җиңеллек килә. Түземле булырга кирәк. Аллаһыга шөкер, сабырлык белән, очына чыктык. Менә инде 20 ел мәһабәт гыйбадәтханәбез халыкка хезмәт итә.

Монда Иске мәсҗиднең дә өлешен әйтеп үтәргә кирәк. Бөтен керемнәр аның аша узды. 12 ел бирегә кергән барлык акчалар яңа мәсҗидне төзүгә бирелде. Иске мәсҗид ата кебек. Ә Җәмигъ мәсҗиде аерылып чыккан малай кебек. Җыелган акчалар атна саен төзелешкә бирелеп барды. Иске мәсҗиднең хезмәте зур булды.

Түрәләр дә аңлады, ярдәм итте. Бик күп халык булышты. Җәмигъ мәсҗиден төзүгә бик күп кешенең өлеше керде. Аларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Раббыбыз әҗер-савапларын арттырып кайтарсын. Амин”.

12 4 5 6 7 8 9 10

3

Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин“1985 елда Иске мәсҗидебез киңәйтелде, ул ике мәртәбә зурайды, чөнки кешеләр дингә тартыла башладылар, гыйбадәт кылырга күп халык җыела торган булды.

Шулай да, Гает намазларында гына түгел, җомга намазларында да кешеләр бирегә сыймый башлагач, мөтәвәллият әгъзалары алдына яңа мәсҗид төзү мәсьәләсе килеп басты. Бу турыда күп фикерләр йөрде. Ул ничә кеше сыярлык, ничә катлы, кайда булырга тиеш… Күпчелек халык тәкъдиме буенча, гыйбадәтханәне зур итеп төзергә, дигән карарга килделәр, мең кешедән дә ким сыярлык булмасын.

Гыйбадәтханә проектын Иске мәсҗид бухгалтеры Мөнир Вәлшинның архитектор булып эшләгән улы Рәсим ясады. Проект бәясе 1 миллион 700 меңгә төште. Халыктан садакага җыелган 400 мең бар иде инде. 

Мәсҗид төзү өчен баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин безгә 30 мең Коръән китабын җибәрде. Бу эштә Дамир Яһудинга, Мансур Яруллинга рәхмәт.  Алар, авылларда йөреп, аннан Үзбәкстанга барып, китапларны 33 сумнан сатып бетерделәр. Шулай 1 миллион сум җыелды.

Шәһәр хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, рөхсәт алгач, мәсҗид урынын эзләделәр. Берничә айдан соң, Партизан урамында “Яшьләр йорты” артында, төрле төбәкләрдән кунаклар чакырып, шәһәрөлкә түрәләре килеп, мәсҗид нигезенә таш кую тантанасын уздырдык. Ләкин Аллаһы Тәгалә бу җирдә гыйбадәтханә төзергә язмаган булган. Төрле сәбәпләр аркасында (йортларын сүткән хуҗаларга күп акча түләргә, башка тораклар бирергә) бу урын шул килеш калды.

Губернатор Константин Титов, Самарның баш архитекторы Владимир Жуков, булачак мәсҗиднең сурәтен күреп: “Бу мәһабәт корылманы бер үзәк урамга куйсак, ул аны матурайтып җибәрер”, — дигәч, Аллаһы йортын Стара-Загора урамында, Гагарин исемендәге парк янында төзергә урын бирделәр.

Башта “Нур” мәдрәсәсе нигезе төзелгән иде. Аннан башта мәсҗидне төзергә кирәк, дигән карарга килделәр. Гыйбадәтханә нигезе салынгач, акча бетте. Монда шундый сорау килеп басты: “Төзелешне туктатып торыргамы, яисә, ничек булса да, эшне дәвам итәргәме?” Вагыйз хәзрәт Яруллин байларны, дәрәҗәле кешеләрне өенә җыеп, шул турыда киңәшмә үткәрде. Анда мәсҗидне ничек булса да төзеп бетерергә кирәк, дигән карарга  килделәр. Шунда Попечительләр советы булдырылды. Шуны әйтергә кирәк, ул вакытта дини оешмаларда мондый шуралар юк иде әле. Бу – бездән чыккан нәрсә.

Аннары “Прогресс-В” фирмасының генераль директоры Вазыйх Мөхәммәтшинның офисында атна саен планеркалар уздырыла башлады. Анда төзелеш графигының үтәлүе, кергән акчага нәрсә алу, нинди эшләргә күпме түләү, киләсе атнада кайсы эшләрне башлап җибәрү турында киңәш барды. 

Мәсҗид төзелеше өчен акция дә үткәргән идек. Мөселман гаиләләренә үзләренең бер айлык пенсияләреннән, эш хакыннан, стипендияләреннән төзелешкә садака итеп өлеш чыгарырга. Рәхмәт яугыры, шунда бик күп кеше булышты.

Губернатор Константин Титовны мәсҗидкә бер бәйрәмгә чакыргач, ул, ни өчен диварлар штукатуркадан дигән сорау бирде. Проект буенча мәрмәр булырга тиеш иде, тик акча җитми, дигәч, губернатор стеналарны тиешлечә ясар өчен кирәк кадәр акча бирде.

Мәсҗидкә Титов зур өлеш кертте. Ә менә мәдрәсәне төзергә мэр Георгий Лиманский булышты. Бу эшне ул, үз өстенә алып, байларны җыеп, алардан ярдәм итүләрен сорады. Ике елда мәдрәсә төзелеп бетте.

Әлбәттә, гыйбадәтханәне төзүдә бик күп авырлыклар булды – акча ягыннан, материаллар юклыгы. Мораль яктан да җиңел түгел иде. Бигрәк тә 90 нчы еллар бит.

Шулай да, зур тырышлык белән, Аллаһыга шөкер, мәсҗидебез салынды. Өмәләр үткәрелде. Анда күп халык катнашты. Кем җыештыра, кем кирпечләрне поддоннарга тезә. 

Мәсҗидне төзүдә бик күп кешенең өлеше бар. Бөтенесенең дә исемнәрен атап үтү мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә барысын да Үзе белә. Шушы зур ярдәмнәре өчен аларның һәркайсына Раббыбызның рәхмәтләре яусын, бәрәкәтле, хәерле, бәхетле тормышлар насыйп булсын иде”.

Җәмигъ мәсҗиден төзүдә актив катнашкан, 1999 елда Самар өлкәсе мөфтиятенең ревизия комиссиясе рәисе итеп сайланган Әмир Җаббаров“Яңа гыйбадәтханәне төзергә яхшы урын бирделәр. Автобус, трамвай, троллейбуслар йөреп тора. Кайсы яктан да бирегә килергә уңай.

Анда урнашкан автостоянканы яңа җиргә күчерергә, кырыенда урман булып үскән агачларны, куакларны кисәргә, җирне чистартырга кирәк булды. Без, эшчеләр яллап, аларга яңа автостоянка ясап бирдек. Бер көнне, өмә ясап, имамыбыз Вагыйз хәзрәт Яруллин кул астында, пычкылар, балталар белән бөтен агачларны кисеп, турап, машиналарга төяп җибәрдек.

1992 елның 20 августында ул җирдә, азаннар әйтеп, догалар кылып, фундамент ясау өчен беренче көрәк җир салынды.

Мәсҗид урынында калган автостоян каны төзелеш урынына траншеялар казый башлаганчы ватмаска булдык. Эшкуар Сәет Хуҗиәхмәтов, кешеләр яллап, аны яңадан эшләтеп җибәрде. Хезмәт хакыннан һәм төрле чыгымнардан калган акчаны ай саен мәсҗидкә садака итеп бирә башлады. Аннан автостоянка мәсҗид карамагына күчте.

Мәсҗид төзү өчен баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин безгә 30 мең Коръән китабын җибәрде. Һәркайсысын 33 сумга сатып җыелган бер миллион сум акча гыйбадәтханәнең яртысын төзергә
җитәргә тиеш иде. Ләкин үзгәртеп кору заманы килеп, бөтен нәрсә кыйммәтләнгәч, җыелган акча фундамент салырга да җитмәде.

Җомга намазларында халыкка мөрәҗәгать иттеләр. Утыздан артык кеше ярдәм итеп, нигез төзелеп бетте. 

Мәсҗид төзү эшен хуҗа булып алып барырга (заказчик) сәүдә оешмаларында инженер-механик булып эшләгән Исмәгыйл Феоткулловны ялладык. Аннан ул төзелеш рәисе итеп билгеләнде.

Ай саен хакларның котырып арта баруы аркасында төзелеш эшләре тукталып калды.

Бабайлар, чиратлап, төзелешкә, андагы әйберләргә күз-колак булырга кизү тордылар.

Шул эшне оештыручылар, вакытларын жәлләмичә, мәсҗидкә ярдәм итүчеләр арасыннан Миргарифан Галәлетдиновны, Харис Гыйниятуллинны, Нәҗип Зиһаншинны әйтеп үтмичә булмый.

1995 елның мартында өлкә мөфтие вазифасын үтәүче Вагыйз хәзрәт Яруллин, шәһәр татарларының дәрәҗәле кешеләрен, байларын, эшкуарларын үз өенә мәҗлескә җыеп, мәсҗид төзү турында киңәшмә үткәрде. Шуннан соң “Прогресс-В” исемле төзү фирмасының башлыгы Вазыйх Мөхәммәтшин бу эшне үз кул астына алды.

Төзелешне җитәкләү өчен Попечительләр советы булдырылды. Аның рәисе губернатор Константин Титовның ярдәмчесе Габибулла Хасаев булды. Әгъзалары итеп Җәмил Вәлиуллин, Равил Яһудин һәм башка дәрәҗәле кешеләр сайланды. Секретарь – Әминә Шәмсетдинова.

Попечительләр шурасы булдырылгач, эшләр җанланып китте. Атна саен Вазыйх Мөхәммәтшинның офисында планеркалар уздырыла башлады. Совет әгъзалары, үзләре белән ак исакаллы картларны алып, төрле оешмалардан, заводлардан, фирмалардан мәсҗид төзер өчен акча сорап йөрделәр.

Бер җомга намазында Вагыйз хәзрәт Яруллин: “Мәсҗид безнең өчен төзелә. Бу эштән читтә калмыйк. Планеркаларга барып, кайсыгыз матди яктан, кайсыгыз – дәрәҗәсе, кайсыгыз киңәш белән ярдәм итегез. Балаларыгызны, оныкларыгызны ял көннәрендә мәсҗидкә җибәрегез. Алар анда булдыра алган хәтле булышсыннар”, — дип игълан итте. Шуннан соң мин дә планеркаларны
калдырмадым.

Попечительләр советы рәисенең ярдәмчесе булган Җәмил Вәлиуллин мәсҗид төзелешенә күп ярдәм итте. Кирәк вакытта кранын да, экскаваторын да тапты. Һәр елны Рамазан айларында, тәравих намазларыннан соң, икешәр автобус биреп, башта Иске мәсҗидтән, соңыннан яңа мәсҗидтән дә кешеләрне өйләренә кайтартты. Өлкәбездә каядыр гыйбадәтханәгә нигез салу, ай куйдыру, Аллаһы йортын ачу тантаналары булса, аңа мөрәҗәгать итеп, автобус сорадылар. Изге Болгарга барырга да ел саен ике-өч машина бирде.

Шуңа күрә халкыбыз арасында шундый сүзләр йөрде: “Вагыйз хәзрәт вәгазьләрендә һәр кешенең күңеленә-йөрәгенә үтеп керерлек сүзләрне кайдан таба икән?!” “Җәмил Вәлиуллин
бөтен дини бәйрәмнәребезне уздырырга ел саен кайдан акча таба икән?!”

Әйе, Вагыйз хәзрәт – гаҗәеп шәхес. Аның яхшы хәтеренә, зиһененә шакката идек. Ул һәр кеше белән тыныч, сабырлык белән сөйләшә. Беркайчан да тавышын күтәрми, берсен дә кимсетми. Түрәләр белән дә үзен тота белә. Сөйләгән вәгазьләре дә, мәсҗид эшләрен алып барганда килеп чыккан бәхәсләрне туктата белүе дә аның чын акыллы кеше булуын күрсәтә. Шәһәр һәм өлкә түрәләре Вагыйз хәзрәткә югары бәя бирәләр. 

Шул елның май ахырында, стенаны күтәрә башлагач, зур бәйрәм уздырдык. Бик күп халык җыелып, түрәләр килеп, дивар эченә капсула куелды. Анда мәсҗидне кайчан, кемнәр, нинди проект буенча төзи башлаганы турында язу тыгып калдырдылар. Капсуланы Вазыйх Мөхәммәтшин мәсҗидкә кергәндә сул якта кала торган стенага куеп, кирпечләр белән каплады.

Бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да диярлек төзелешкә садака бирделәр. 1997 елда гыйбадәтханәнең диварлары күтәрелде. Акчалар килә башлагач, гыйбадәтханә күзгә күренеп үсә башлады. Күңелләрендә дини хисләр булган фирма җитәкчеләре, байлар мәсҗид төзелеше өчен төрле әйберләрне (кирпеч, бүрәнә, такта, цемент) бушка бирделәр. Кайберәүләре яхшы сыйфатлы әйберләрне, “брак” дип, ярты хакка саттылар. Аларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. 

1998 елның 14 ноябрендә манара кую тантанасы узды. Ислам диненең символын мәсҗидне төзүче “Тимур” фирмасының директоры Ринат Садыков куйганда, барыбыз да тәкбир әйтеп тордык.

Мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, губернатор Константин Титов, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, мэр Георгий Лиманский, Чечня башлыгы Әхмәт Кадыйров һәм башка яклардан килгән
дин әһелләре, өлкә һәм шәһәр түрәләре халыкны зур бәйрәм белән котладылар. Җәмил Вәлиуллин мәртәбәле кунакларны, төзелеш җитәкчеләрен, үз өенә җыеп, зур мәҗлес үткәрде. Анда баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин мәгънәле нотык тотты. Телевидение каналларыннан безнең тантананы күрсәттеләр.

Шул елны, төзелешнең ахыры күренә башлагач, өлкә бюджетыннан кирәкле акчаларны бирергә тотындылар. Манара күтәрү бәйрәменә төрле төбәкләрдән килгән кунаклар, баш мөфти алдында губернатор Константин Титов: “Киләсе елда мәсҗид ачылсын өчен бөтен ярдәмебезне күрсәтербез”, — дип әйтте. Чыннан да, ул үз сүзендә торды.

Халыктан да күп садакалар, өлкә бюджетыннан да акчалар килеп торгач, мәсҗид төзү эшләре ару гына барды. Губернатор Константин Титов белән киңәшеп, гыйбадәтханәне ачу көнен 1999 елның 28 ноябренә билгеләделәр. 

Ниһаять, олуг тантана көне килеп җитте. Ару гына суыткан иде. Автобустан төшеп, бераз баргач, туктап, зур мәһабәт мәсҗидебезгә горурланып карап тордым. Буе – 60, киңлеге 25 метрдан артык. Түбәсендә 22 метр биеклектәге ялтырап торган гөмбәзләрне, күккә 60 метрга сузылган айлы манараны күзәтеп, сокландым.

Идәндәге келәмнәрнең ниндиләре генә юк! Яшел, зәңгәр, кызыл, сары, андагы төрле бизәкләр, чәчәкләр, зур тәрәзәләрдән кергән яктылык белән күзләрне чагылдыралар. Келәмнәр өстендә утырган, бәйрәмчә киенгән кешеләрнең шатлыклы йөзләре, башларындагы төрле-төрле төстәге,
ефәк белән дә, энҗе белән дә чиккән түбәтәйләре тагын да нур өстиләр.

Кешеләр, башларын күтәреп, биек гөмбәз астын, аны тотып торучы бизәкле баганаларны, ике каттагы балконда баскан халыкны күзәтәләр. Ак шәл-яулык бәйләгән хатын-кызларның йөзләре балкып тора.

Бу матурлыктан, шатлыктан күңелем йомшарып китте. Йа, Раббым! Ничә еллар, төрле кыенлыкларны җиңеп, мәсҗидебез төзелеп бетте бит! Аз гына булса да, монда минем дә өлешем бар бит!

Кара әле, күңелләрендә дини хисләр булган ничә мең кеше, Үзеңнең рәхмәтеңне өмет итеп, монда җыелган! Баскыч аркылы сузылган тасманы Вагыйз хәзрәт Яруллин, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, губернатор Константин Титов кистеләр. Алар, кулларындагы тасманы тагын кискәләп, яннарындагы зыялы кешеләргә, дин әһелләренә истәлеккә бүләк иттеләр.

Константин Титовның: “Һәр милләт үзара бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Шулай булса, дусларча яшисең. Бүген бездә зур бәйрәм. Меңләгән кеше сыярлык зур, мәһабәт мәсҗид ачабыз!” дигән сүзләре халыкның күңеленә хуш килде.

Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, матур чыгышының ахырында өлкә, шәһәр түрәләренә, халыкка рәхмәт әйтеп, Константин Титовка, Георгий Лиманскийга, Вагыйз хәзрәт Яруллинга махсус чигелгән чапаннар һәм түбәтәйләр кидерде.

Мәсҗид төзелеше җитәкчеләре Вазыйх Мөхәммәтшинның, Ринат Садыковның чыгышларын да халык җылы кабул итте.

Тантана тәмамланып, өйлә намазын укыгач, җыелган халык бу зур бәйрәм белән дусларын, туганнарын тәбрикли башлады. Ничә еллар бер-берсен күрмәгән кешеләр, очрашып, шатландылар. Күптән белгән, ләкин мәсҗидкә беренче тапкыр килгән танышым: “Бу мәһабәт гыйбадәтханәне, монда җыелган ничә мең халкыбызны күргәч, үземнең татар булуым белән беренче мәртәбә горурландым. Әгәр башкалар да үзләрен, минем кебек, хис итсәләр, бу Аллаһы йорты бүген үк үз вазифасын үтәде, дияргә була”, — дип, безгә, мәсҗид картларына, рәхмәтләрен белдерде.

Кичен дә, икенче көнне дә Самар Җәмигъ мәсҗиден ачу тантанасын, Константин Титовның һәм мөфтиләрнең чыгышын шәһәр телевидениесе каналларыннан күрсәттеләр”.

«Самар татарлары» журналы, № 1 (22), январь — март, 2019 ел.

Просмотров: 1164

2 комментариев

  1. Ярый бер кат искә алынган икән әле!!!

  2. Туганнарым!
    Ә Исмайл Гәбделбариевич Феоткуллов читтә басып карап торды??????
    Төзелешнең башыннан ахрыгача җитәкләгән кешене берегездә телгә алмады! Бу ни дигән сүз инде туганнарым! Ә дөреслек һәм гаделлек кая????
    Раббыбыз Изге Кәләм Шәрифтә:» Дөреслектә, Аллаһ сезгә гәдел булырга аннары изге булырга ………әмер кыла»- дигән сүзләрне оныттыгыз ахырсы яки бөтенәй ишеткәнегез юк ахырсы.
    Сөбханаллаһ!