Мәчәләйлеләр булдыра!

Exif_JPEG_42014 – 16 майда Красный Яр районының “Надежда” базасында үткәрелгән Бөтен­россия инвалидлар турни­рында Похвистнево рай­онының Мәчәләй авылы инва­лидлар оешмасы әгъзалары Гайфетдин Канюкаев һәм Наил Булатов катнашып, икенче һәм өченче урыннарны яулап кайттылар.

Җиңү көненә багышлап уздырылган бу турнирда  Татарстан, Мордовия, Чувашия,  Башкортостан республикаларыннан, Киров һәм Самара өлкәләреннән инвалидлар катнашты. Ярышлар шаффлборт, корнхолл, дартс, төз ату, скандинав таяклары белән йөрү кебек спорт төрләре буенча үткәрелде. 45 команда арасында ярышлар бик кызу барды, ләкин Мәчәләй егетләре сынатмады – Гайфетдин Канюкаев скандинав таяклары белән йөрүдә — көмеш, ә Наил Булатов корнхолл ярышында бронза медале алу бәхетенә ирештеләр.

Exif_JPEG_420

Бу уңышлар Мәчәләй авылы инвалидлар оешмасының актив булуын тагын бер кат исбатлады. Җиңүче инвалид-спортчыларыбызны зурлап каршы алдык һәм, җиңүләре белән тантаналы рәвештә котлап, киләчәктә дә шундый актив, сәламәтлеккә омтылучан булуларын теләдек.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1010

Комментирование запрещено