Китап. Ул эзләнүчән кеше өчен гыйлем чишмәсе дә, киңәшче дә, юлдаш та, тарихи әһәмиятен җуймаган серләр сандыгы да. Ә шушы серле сандык белән укучы арасында һәрвакыт китапханә һәм китапханәче тора.
Камышлы районының Иске Ярмәк авыл китапханәсеннән укучылар беркайчан да өзелми. Менә шаулап-гөрләп мәктәп укучылары килеп керә дә программа буенча кирәкле китапларны җыеп китә, менә инде өлкән яшьтәге апа-абыйлар газета-журналлар сорап килгәннәр, менә яшь-җилкәнчекләр, гадәттә, оялып кына, мәхәббәт турында язылган романнар эзлиләр… Һәр китапның үз укучысы бар бит…
- Китапханәбезнең тарихы бай. Ул 1928 елда ук (узган елда аның 90 еллыгын бәйрәм иттек) ачылган һәм ул вакытта “изба-читальня” дип аталган. 1932 елга кадәр анда танылган якташыбыз, шагыйрь Зыя Ярмәки китапханәче булып эшләгән. Аңардан соң, төрле елларда, бу вазифаны Газзали Вәлиев, Сәрвәр Сәгыйрова, Бәдәр Мусина, Зәйнәп Минатдинова, Халидә Мингазова башкарганнар. Китапханә китапларга баеган саен, аңа зуррак урын кирәк була. Ул правление бинасындагы бер бүлмәдән клубка күчә. Ә 1953 елда китапханә өчен аерым янкорма төзелә. “Кичләрен яшьләр, колхозчылар, авыл интеллигенциясе китапханәгә җыелып, китаплар укыйлар, бәхәсләшәләр, фикер алышалар. Кичке сәгать унга кадәр эшләргә туры килә иде”, — дип искә ала иде Бәдәр апа.
1959 — 1979 елларда авыл китапханәсе белән Сәүбән Әхмәдуллин җитәкчелек итә. Нәкъ ул эшләгән чорда авылда ике катлы клуб бинасы төзелә, һәм китапханә иркенләп аның икенче катына урнаштырыла.
1974 елның салкын кышында китапханәнең җылыту торбалары шартлый. Аларны яңаларга алыштырсалар да, бина тиешенчә җылынмый. Биредә шулкадәр салкын була ки, хәтта диварларны бәс сыра, шариклы каләмнәренең карасы туңа. Китапханәчеләр Румия Йосыпова һәм Назыймә Бәшәровага карандаш белән язарга туры килә. Шундый авыр шартларда да алар авыл халкына рухи азык өләшәләр, яраткан эшләрен ташлап, җылы өйләренә китмиләр, — дип сөйли Әлфирә Кәлимуллина.
Ул да авылның “китаплар патшалыгы”нда 30 елдан артык көч куя инде. Зыя Ярмәкинең ерак туганы, Назыймә Бәшәрованың икетуган сеңелесе булуын искә алсаң, алар башлаган эшнең дәвамчысы ул, дип тә әйтергә була.
Әлфирә еш кына төрле яшьтәге китап укучылар өчен әдәби һәм тематик кичәләр оештырып, татар язучыларының, якташ шагыйрьләрнең юбилейларын билгеләп үтә, патриотик кичәләр уздыра, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертә. Анда балалар да, авыл халкы да бик теләп катнашалар.
- Бу чараларны уздыруда Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, мәктәп укытучылары, Мәдәният йорты һәм социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, актив авылдашларыбыз зур ярдәм күрсәтәләр. Форсаттан файдаланып, аларның барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә.
Китап сөючәнлекне балаларда яшьтән тәрбияләргә кирәк. Шуңа да мәктәп балалары белән элемтә тотам, даими эш алып барам. Алар китапханәгә килгәндә биредә җанлылык, кызыксынучанлык хөкем сөрә, — дип сөйли Әлфирә ханым.
Үзем дә китап укырга яратам, шуңа да бу китапханәдә мин еш кунак. Аның 90 еллыгына багышлап шигырь дә язган идем. Бүген аннан бер өзекне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәм.
Балачактан ияләштек
Шушы китап өенә.
Сәүбән абый төшендерде
Китап уку серенә.
Хәзер инде Әлфирәбез
Эшли китапханәдә.
Төрле чаралар үткәреп,
Безне бик сөендерә.
Озын гомер, сәламәтлек
Чын күңелдән телибез.
Йөз еллыгын да киң итеп
Уздырырга уйлыйбыз.
Гөлсем ХӨББӘТОВА.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1020