Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды

hDMnmd1R_IE-293x300Өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе, Самарның “Яктылык” татар мәктәбенең попечительләр советы рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров, һәр елдагыча, укуда уңышларга ирешкән яктылыклыларга грантлар тапшырды.

Ильяс әфәнде татар теле буенча халыкара, төбәкара, өлкә олимпиадаларында  җиңүче һәм призер буларак билгеләнгән Биксалиева Алияне, Вагыйзов Данирны, Хатыйпова Гөлназны, Солтанова Мәрҗәнне һәм аларның укытучыларын — Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллинаны, Фә­ния Нурсәхи кызы Гыйләҗеваны, Алия Әбүзәр кызы Әпсәләмованы, Рәхимә Илдус кызы Хәйрованы, Асия Госман кызы Сәйфетдинованы, Вәсимә Рәшит кызы Фәрдиеваны, Инзилә Ралиф кызы Гыйззәтуллинаны, Айназ Миннеәхәт улы Фәхертдиновны, Фәрит Габделбарый улы Хәмидулловны, Рәшит Хәмил улы Саттаровны үзенең әнисе, татар теле укытучысы булып эшләгән мәрхүмә Алия Шәкүрова исемендәге стипендия һәм грантлар белән бүләкләде. Шулай ук укуда уңышларга ирешкән 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучы  Осмонова Айтурганга,  Гарипова Исламиягә, Газизова Наиләгә,  Газизов Билалга, Исмәгыйлова Айгөлгә, Бодрягина Аннага, Шәкүрова Гүзәлиягә, Исхаков Ильнурга, Дәүләтбаева Алсинәгә, Хәлимуллин Салаватка стипендияләр чыгарылыш кичәсендә тапшырылачак.

37 ел гомерен Тупли авылы мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган Алия Аләветдин кызы исемендәге грантлар 11нче ел тапшырылып килә.

Просмотров: 1327

Комментирование запрещено