Денис авылы кызлары — төбәкара конкурс призерлары

денискино123 апрельдә Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә…» дип аталган төбәкара  конкурс узды. Бөек татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләрен Татарстан һәм Россиянең 150дән артык югары сыйныф укучысы яңгыратты. Балалар сайлаган әсәрләр ихлас һәм эчкерсез хисләр белән башкарылып, тыңлаучыларның күңел түренә үтеп керде.

Зәвыклы, матур, милли киемнәргә киенгән  төрле төбәкләрдән  җыелган яшь шигърият сөючеләр өч сәгать дәвамында бер-берсе белән көч сынаштылар.  Алар арасында  Шенталы районы Денис авылы укучылары Сарымова Алсу, Валиева Камилә, Идиятуллина Диләрә дә чыгыш ясадылар.

Кызларыбыз сынатмады, тырышып  әзерләнгәннәре бушка китмәде. Диләрә “Пар ат” шигырен югары дәрәҗәдә сәнгатьле итеп сөйләп, III дәрәҗәдәге дипломга ия булды, Алсу Габдулла Тукайның “Ана догасы”, “Бишек җыры”, “Туган тел” шигырьләрендә ана белән бала мөнәсәбәтен тирән, ачык итеп күрсәтә алды һәм хезмәте өчен аңа сертификат тапшырылды. Ә Камилә артистларча оста итеп  Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен башкарды. Жюри аның эшен югары  бәяләде — I дәрәҗә диплом тапшырды. Кызларыбыз белән горурланабыз. Туган телен  яхшы белгән, туган телендә  гаиләдә   матур  итеп аралашкан  балалар гына  бу конкурста  зур дәрәҗәгә ирешә алгандыр.

Нәфис сүз осталарын абруйлы жюри бәяләде, аның составында – Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңлегулов, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фәттиев, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина һәм башкалар.

денискино1денискино2

Конкурста җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан I, II, III дәрәҗә дипломнарга ия булды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Н.Г.ХАМАТШИНА, Денис мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Шенталы районы.

Просмотров: 1065

Комментирование запрещено