Башкортстанда Сабантуйларны хәмерсез уздырырга ниятлиләр

bashkortstan-1Быел Башкортстанда Сабантуй бәйрәмнәрендә аракы да, сыра да, хәтта шәраб та сатылмаячак. 

Республика җитәкчесе, традицияне бозып, халык бәйрәмендә кунакларны алкогольсез генә сыйларга тәкъдим итте. 30 майда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Сабантуй көннәрендә республика авылларында һәм шәһәрләрендә алкоголь сатуны чикләүгә юнәлтелгән закон проектын караячак.

«Бу гади генә карар түгел. Аның яклылар да, аңа каршы булучылар да бар. Шулай да без күпчелек халыкның бәйрәмне тыныч, күңелле үткәрү теләгеннән чыгып эш итәбез», — дигән Радий Хәбиров.

Сабантуйларда һәр предприятие, хуҗалыклар чәчү тәмамлану уңаеннан тирмәләр корачак һәм кунакларны сыйлый башлачак.

«Чикләүләр барысына да: гражданнарга да, чиновникларга да, җитәкчеләргә дә кагыла. Сәламәтек саклауга һәм иминлеккә юнәлтелгән яхшы идеянең асылын бозмыйк», — дигән Хәбиров.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 834

Комментирование запрещено