Ул яшәргә тиеш иде…

image (24)

Юк-бар сүзләр ишетсәм элек,
Көйсезләнә иде йөрәгем.
Яши-яши, акыл тупланадыр,
Игътибар итмәскә өйрәндем.
Сөйлиләр икән – димәк яшим!
Көнләшерлек итеп, гөрләтеп!
Әллә кайдан сәлам биреп китәм,
Эчләрендә утлар дөрләтеп.
Тартып барган арбам тәгәрмәченә
Тыксалар да кайчак таяклар,
Яннарымда – Раббым, ярдәм бирә,
Һәм нык тора әле аяклар…

Бу шигырьне “Вконтакте” социаль челтәрендәге Фәрхәт Мәхмүтов битеннән табып алдым. Анда ул башкарган күпсанлы эш нәтиҗәләренә багышланган язмалар һәм шушы бердәнбер шигырь эленеп тора. Белмим, аны ул үзе язганмы, әллә кайдандыр алып куйганмы… Хәзер инде моны белә дә алмыйбыз. Ләкин андый шигырьне кую өчен җитди сәбәп булгандыр, дип уйлыйм.

Фәрхәткә бары тик 47 яшь иде. 26 майда ул көнозын бихисап эшләре буенча чаба – өлкә Сабан туен, Камышлыда үткәреләчәк Бөтенроссия авыллары Сабан туен, Казан лагерьларында Самара балаларының җәйге ялын, июньгә билгеләнгән “Самара чибәре” конкурсын оештырырга, ике улын ике якка — балалар бакчасына, мәктәпкә, тренировкаларга илтергә һәм алып кайтырга, шәхси ГАЗель машинасында йөк ташып, бераз акча эшләргә, ә кичен Самараның Җәмигъ мәчетендә уздырылган зур ифтар мәҗлесенә барырга кирәк иде…

Фәрхәт ифтар мәҗлесендә, бер нәрсәгә дә зарланмыйча, кешеләр белән бергә авыз ача, тәравих намазын укыганнан соң, машинасына чыгып утыра һәм кайтып ята. Ә иртән, хатыны Альбина белән бергә кече улы Таһирны балалар бакчасына алып барганда Фәрхәтнең хәле начарлана һәм ашыгыч ярдәм машинасында гомере өзелә. Менә шундый тиз һәм мәшәкатьсез, ләкин бик вакытсыз һәм аянычлы үлем Самара җәмәгатьчелеген тетрәндерде…

1989 елда Куйбышевта “Туган тел” җәмгыятен оештырып йөргән кешеләр Фәрхәтне белә башлаганда ул әле мәктәптә укып йөри иде. Татарстанның Аксубай районы, Ибрай авылында туган, әтисе Сабирҗан Хафиз улы һәм әнисе Миңлегөл Хәсәнҗан кызы Мәхмүтовлар Куйбышев өлкәсенең Красный Яр районындагы Ялтай бистәсенә күчеп киткәч, шушы авыл мәктәбендә укып чыкканбалада милли җанлылык шулхәтле көчле булган ки, ул хәтта унынчы сыйныфта укыганда әле оештырылып та бетмәгән “Туган тел” оешмасы утырышларына килеп йөргән. Соңрак, армиядә хезмәт итүенең икенче елында, ункөнлек ялга кайткач та, ул тик ятмый, өлкә Сабан туе уздырылган вакытка туры килеп, аны оештыруда һәм алып баруда актив катнаша.

Казан университетының татар тарихы, филологиясе һәм шәрыкъ телләре бүлеген тәмамлап кайткан Фәрхәт “Туган тел” оешмасы каршында яшьләр бүлеге оештырып җибәрә. Ул вакытта оешма бик көчле иде. Аның тирәсендә тупланган студентлар берсеннән-берсе кызыклы шигърият, җыр-бию кичәләре, Яңа ел, 8 Март, 9 Май кебек бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга карата тематик чаралар, “Яшь зыялылар клубы” утырышлары оештыралар, Сабан туйларына балалар һәм яшьләр мәйданчыклары, яшьләр өчен татар дискотекалары уздыралар иде. Нәкъ Фәрхәт Самара яшьләрен Татарстанның яшьләр лагерьлары белән таныштырды. Нәтиҗәдә ничәмә буын яшьләребез Казанның кадерле кичләре, Болгар музей-тыюлыгы, Габдулла Тукайның туган авылы Кырлай белән танышып, гомерлеккә татарлык, милләтпәрвәрлек чире белән авырадылар, үзләре олыгайгач, балаларын да татар мәктәбенә укырга алып килделәр, татар лагерьларына җибәреп, татарлык хисләре тәрбияләделәр.

Тик Фәрхәт кенә олыгая алмыйча калды, бугай. “Яктылык” татар мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләгән Альбина Мамедалиевага өйләнгәч тә, өч баласы тугач та, ул әле һаман Самара татар яшьләре оешмасын җитәкли иде. Беренче кызы Фәрзанәнең музыкага хирыслыгы билгеле булгач, гаилә ансамбле буларак ТНВ телевидениесе тапшыруларында, конкурс-викториналарда еш катнаштылар. Ә 2008 елда Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үткән “Самара — күпмилләтле гаилә”конкурс-фестивалендә Мәхмүтовлар гаиләләренең дүрт буын шәҗәрәсен тәкъдим иткәннәр иде. 

Фәрхәт соңгы көннәренә кадәр шәһәр генә түгел, татар районнары белән дә тыгыз элемтәдә эшләде.

-       Камышлы район администрациясенең мәдәният бүлеге белән берлектә Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов безнең балаларны ике ел рәттән Татарстанның “Лидер” лагерена җибәрергә булышты. Укучыбыз Дамир Минһаҗев шагыйрь Әнвәр Давыдовның юбилеена карата язылган хезмәте белән Мәскәү конкурсына бару бәхетенә иреште. Фәрхәт безгә “Тотальный диктант” язарга, “Мирас” I Халыкара фестиваленә әзерләнергә, шигърият конкурсы оештыруда зур ярдәм күрсәтте, — дип сөйләде кайгы уртаклашырга дип шалтыраткан район китапханәсе мөдире Римма Галимуллина.

Биш-алты ел элек, Фәрхәт Сабирҗан улы — “Туган тел” татар җәмгыятенең, ә ике ел элек өлкә милли-мәдәни автономиясенең дә башкарма директоры булып эшли башлагач, аның вазифалары тагын да күбәйде. Ләкин беркайчан да аңардан зарлану сүзләре ишеткәнебез булмады. Киресенчә, ул милләтебезне торгызу эшенә тагын да гайрәтләнебрәк алынды. Урыслаша башлаган кешеләрнең рус телендә сөйләшүен, башка милләт кешеләре белән гаилә коруларын, балаларга ана телен өйрәтмәүләрен бик авыр кичерә иде. Һәрвакыт бу турыда кистереп, үпкәләтерлек итеп әйтеп куярга да ике уйлап тормый иде.

“Татарларым!” дип өзелеп яшәгән Фәрхәтнең тормышы, чын мәгьнәсендә, вакытсыз өзелде. Бигрәк тә аның кечкенә балалары һәм сөекле хатыны Альбинаның олы кайгысы чиксез. Без аларга сабырлык һәм түземлек телибез. Фәрхәт туксанынчы еллар ахырында “Бердәмлек” һәм “Азан” газеталарында да эшләп, матур-матур мәкаләләре белән газета укучыларын куандырып торган иде. Без аны үзебезнең коллегабыз, фикердәшебез дип белеп, урынының оҗмахта булуын телибез.

Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтовның җәсаде туган авылында — Кызыл Яр районының Ялтай бистәсендә җирләнде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дип аның сабакташлары, фикердәшләре, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, Ялтай авылы халкы җыелды.  Җеназа намазын региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин үткәрде. 

Татар җәмәгатьчелеге бу югалтуны бик авыр кичерә – “Самара татарлары” сайтында аның гаиләсенең, җәмгыятебезнең югалтуы турында ихлас күңелдән язылган бик күп яхшы сүзләр укырга була. Яшь, көчле рухлы, җил кебек җитез, уңган егетебезне югалттык. Арабызда аның кебек үҗәтле, милли җанлы, үз гомерен дә милләт эшенә корбан итәрлек кешеләр тагын бармы? Әлегә аның урынын алырга атлыгып торучылар күренми. Чөнки җәмәгать эшендә үзен дә, тапкан малын да халкы өчен, милләт өчен бирергә әзер булган риясыз кешеләр генә эшли ала.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Шамил ГАЛИМОВ.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Фәрхәт Мәхмүтовның котлау-васыяте (ВИДЕО)

* * *

Фәрхәд Мәхмүтов: «Туган телне саклап калуның сере гади — гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк»

* * *

Губернатор Самарской области Д.И.Азаров и Администрация г.о.Самара выразили соболезнования родным и близким Ф.С.Махмутова

* * *

Өлкә татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов туган авылында җирләнде…

* * *

«Ифтарга килмәсәм, тарих мине гафу итмәс» дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый…» Самарадагы татар активисты Фәрхәд Мәхмүтов вафат

* * *

Скоропостижно, безвременно скончался Фархад Сабирзанович Махмутов… / Өлкә татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручысы — Фәрхәд Мәхмүтов вакытсыз вафат…

* * *

Чтобы традиции жили

* * *

Мәхмүтовлар халыкның хөрмәтен, балаларының мәхәббәтен тоеп яшиләр

Просмотров: 2186

6 комментариев

  1. Ферхет абый хем Альбина апа белян безнен туйны бик матур итеп татарча алыпбардылар! Бигерек жэль шундый чын кешеляр китяляр арабыздан! Жэннэтте урны булсын! Аминь! Альбина апага телибез сабырлык хем исян- сау булырга узенне, балаларына хем якын туганнарына

  2. элбэттэ ФЭРХАТЬНЕ БИКТЭ ЮКСЫНАБЫЗ…урыны хич шиксез олы жэннэтлэрдэ булса иде диеп АЛЛАХтан сорыйбыз.

  3. Мин Сезнен белэн килешэм.Йорэклэрне оздергеч булды бит бу юггалту. Сабыр булыгыз.

  4. Шундый яхшы кеше коллега иде… Урыны жэннэттэ булсын

  5. Яшяргя тиеш иде! Алмаштыргысыз кеше!