Җырчы Эльмира Кәлимуллина татар милли киемендә чит ил журналы тышлыгында төшкән

ed50d5e0-8216-11e9-b1b4-6584106f7089_largeТатарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина Vogue журналының Италия версиясе өчен винтаж стилендә концептуаль фотосессиядә катнашкан. Бу хакта җырчының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан ике ел элек Санкт-Петербургтан Чаллыга күченеп килгән Таня Лепп фотограф ролендә чыгыш ясаган. Әлеге фотосессия җырчы һәм фотограф өчен татар халкының тарихын костюм аша сөйләп бирү омтылышы булган.

Киемнәр һәм бизәнү әйберләре коллекционеры Екатерина Бычкова альянсында тудырылган образлар тамашачыга җырчының эчке дөньясын ача. Татар гүзәле тамашачыга архив фотосыннан яки билгесез оста ясаган портреттан карап тора кебек тоела.

Эльмира әйтүенчә, фотосессиядә катнашу аның өчен эксперимент булган. Шуның өчен ул Санкт-Петербургтан махсус килгән.

«Бу үзенә күрә эксперимент, иҗади эзләнү булды. Яшермим, Vogue сайтында үз эшебезнең нәтиҗәсен күрү күңелгә сары май булып ята. Моның үзебезнең татар тарихы булуы аеруча шатлыклы», — дип искәртте Эльмира.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 927

Комментирование запрещено