Камилла Наил кызы КЫЯМОВАга!

rfn603627_1452497528-e1456938833503Сөекле Камиләбез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа 14 яшь тулды, димәк паспорт алып, олы тормышка аяк басасың.  Бәхетле, тәүфыйклы, сәламәт, һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле, тырыш бул, яхшы билгеләренә генә укы, әти-әниеңә гел сөенечләр китер, зур үрләр яула. Изге теләкләрең тормышка ашсын!

Котлы булсын 14 яшең,
Бик матур һәм җаваплы чор.
Син инде яшүсмер бала,
Сынауга әзер булып тор.
Яшьлек дигән гүзәл чакның
Тиздән ачарсың капкасын.
Алда төрле-төрле юллар,
Хәтәрдән Аллаһ сакласын.

Әти-әниең һәм Самар, Мәскәү, Ульян, Казан шәһәрләрендә яшәүче барча туганнарың.

Просмотров: 701

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>