Ана телен өйрәнү – “Шатлык” ул

94WmOeEZkswХәзерге вакытта баласына өстәмә белем-тәрбия бирергә теләгән кешегә сайланырга урын бар. Самарада гына да аларның төрлелегенә хәйран каласың — иртә үсеш мәктәбе, җыр-биюләр, спорт, рәссамчылык, чит ил телләренә өйрәтү түгәрәкләре бихисап.

Ә бер ел элек шәһәребездә “Шатлык” татар балалары клубы да эшли башлады. Клуб планында — сабыйларда ана телендә сөйләшү теләге уяту, гореф-гадәтләребез, мил­ли бәй­­рәмнәребез бе­лән таныштыру, әдәби һәм мәдәни байлыгыбызны күзаллау кебек бик җитди тәр­бия чаралары каралган.

- “Шат­лык” клубы дип аталсак та, кызганычка, шатланып эшкә ки­лер­дәй үзебезнең махсус урыны­быз юк. Без Карл Маркс урамын­дагы Балалар үзәгендә арендага бер бүлмә алып торабыз, — дип сөйли клуб җитәкчесе Алия Арсланова.

94WmOeEZkswIMG_20180918_192652

Башта клубка мәктәпкәчә яшьтәге дүрт бала гына язылган, ә язга таба тагын өчәү килеп кушылган. Алар яшьләре буенча да, ана телен белү дәрәҗәсе буенча да бер-берсеннән нык аерылалар. Әлбәттә, өйдә әти-әниләре үзара татар телендә сөйләшкән балалар дәрестә дә актив, биремнәрне дә яхшы үзләштерәләр. Ә менә рус телен генә ишетеп үскән сабыйлар беренче дәресләрдә каушабрак торалар. Хәер, берничә көннән алар да ничектер “ачылып” китәләр һәм дәресләргә теләп йөри башлыйлар. Моны күреп, укытучының да күңеле күтәрелә, тагын да тырышыб­рак эшлисе килә.

- Без Татарстанның балалар бакчаларында кулланыла торган “Татарча сөйлә­шәбез”  программасы буенча шөгыльләнәбез. Ул өч проекттан тора. Быел балалар “Минем өем” дип аталганын үтеп, гаилә, ашамлык­лар, уенчыклар һәм саннар темаларын үзләштерделәр. Балаларга кызыклы булсын, төрле яктан үсеш алсыннар өчен, дәресләр өч бүлектән тора – рәсем ясау һәм иҗади хезмәт бүлеге баланың вак моторикасын үстерә. Шулай ук бу дәресләрдә бала дөнья киңлеген, төрлелеген танып белә башлый, иҗади сәләтләре ачыла.  Хореография дәресләрендә сабыйлар музыканы ишетергә, аның көенә матур хәрәкәтләр ясарга өйрәнә, ә “Мин татарча сөйләшәм” дәресе сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру өчен кертелә. Шулай итеп, “Шатлык”тагы күнегүләр баланы татар теле мохитында үстерү өчен генә түгел, мәктәпкә әзерләү өчен дә бик файдалы, — дип сөйли хореограф Илмира Мәҗитова.

Балаларның әти-әниләре дә клубтагы эшчәнлектән бик канәгать.

- Дәресләрдә балалар татар телендә мультфильм­нар карыйлар, аудиоязмалар тыңлыйлар, бармак уеннары уйныйлар. Улыбыз Айдар “Шатлык” клубына бик теләп йөри. Биредә ул яңа дуслар да тапты, — дип шатлыгы белән уртаклаша Лилия Газизуллова.

Ел әйләнәсендә клубта “Балалар Сабан туе”, “Гаи­лә бәйрәме”, “Әниләр көне” бәйрәмнәре уздырылган. “Ми­рас” I Халыкара татар мәдә­нияте фестивалендә дә фойеда балалар почмагы оештырып, сабыйларның күңелен күр­гән­нәр. Уку елы тәмамлану уңаен­нан биредә “Балалар Сабан туе”н уздырырга да ниятлиләр.

- “Шатлык” татар балалары клубының үз бинасы яисә зуррак бүлмәсе булса, балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле бәйрәмнәр, кызыклы чаралар уздырырга, ә каникуллар вакытында җәйге аланнар оештырырга мөмкин булыр иде.

Дөрес, ана теленә бала өйдә, гаиләдә өйрәнергә ти­еш. Тик балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлагач, саф татар телендә сөйләшкән сабыйлар да, күп вакытта, ана теленнән читләшәләр, оныталар. Димәк, мәк­тәптән тыш чаралар үткәрү рухи азык, милли тәрбия бирүче бер үзәге­без булырга тиеш, дип уйлыйм.

Менә Самара татар­ла­рының горурлыгы булган “Яктылык” мәктәбе бар. Мин ата-аналарга балаларын шунда укырга бирергә киңәш итәм.

Күптән түгел бер ханым шалтыратып: “Улыма 4 яшь, бик начар сөйләшә. Сездә татар телендә сөйләшергә өйрәтүче логопедлар юкмы?” — дип кызыксынды. Үзебезнең бина булса, логопед, психолог, музыка укытучысы кебек белгечләрдән торган коллектив оештырып булыр иде. Кызганычка, моның өчен финанс мөмкинлекләр  юк.  Ләкин бу — минем бик зур хыялым…

Педагогик белемем булса да, нәни балалар белән эшләү өчен тәҗрибәм җи­тешеп бетми, дип уйлап, Ка­зандагы “Сабыйлар” балалар үзәге маркетологы Ләйлә Нурмөхәммәтовага мө­­рәҗәгать иттем. Ул бик те­ләп тәҗрибә уртаклашырга ризалык бирде. Быел җәен бу теләгемне чынга ашырырга тырышачакмын.

Вакыт дигәннән, клуб эшләрен алып бару, дәресләргә әзерләнү өчен вакыт гел җитми. Гаиләсе булган хатын-кызның, өй эшләреннән тыш, төп хезмәте, җәмәгать эшләре дә бар бит әле. Хәлемә керә белүче, ярдәмгә килергә әзер булган ата-аналарыбызга мин чиксез рәхмәтлемен! — дип сөйли Алия Арсланова. — Кайбер танышларым: “Түләүле дә­ресләр уздырып, акча эш­ләмәкче буласыңдыр инде”, — дип күңелемне тө­шерделәр. Ә сез санап карагыз: уку әсбаплары сатып алу, бүлмә өчен аренда бәясен түләү, бәйрәмнәр уздыру өчен шарлар, киемнәр, бүләкләр, өстәл кору чыгымнарын санасаң, үземә бер тиен дә калмый, ә кайчакта өстәп бирергә дә туры килә. Ләкин миңа ышанып, дәресләребезне яратып килгән балаларның шатлык­лы йөзләре, ата-аналарның рәхмәт сүзләре — минем өчен иң зур бәя. Сабыйларга ана телебезне өйрәтү — минем өчен чиксез шатлык һәм бәхет ул.

Әминә ШИҺАПОВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1174

Один комментарий

  1. Хотим выразить огромную благодарность учителю татарского языка Алие Арслановой и хореографу Ильмире Мазитовой за неоценимый вклад в национальное воспитание нашего сына Айдара. Жаль, что не было детского татарского клуба раньше.Но надеюсь, мы все наверстаем,алла тэлэсе) .Стараемся дома говорить на родном языке,(но минус в том, что мы с мужем знаем свой язык примерно наполовину), постоянно слушаем татарскую музыку и ходим на татарские мероприятия,заказали из Казани элифбу и татарский алфавит для детей . Без закрепления дома будет мало эффекта от подобных клубов, потому все родители несут ответственность за приобщение своих детей к татарской культуре! Будем продолжать стремиться к хорошим результатам дружно и сообща в тандеме «Национальное воспитание детей дома и в татарской организации» !Желаем дальнейшего процветания детскому клубу «Шатлык» и прибавления учеников!
    Будем водить к Алие и Ильмире и дочку , когда ей исполнится 3 года, алла бирса.Сыну очень повезло с педагогами. Добрые, креативные, грамотные,щедрые, терпеливые, умеющие найти подход даже к застенчивым детям и раскрыть их потенциал(мой именно таким к ним пришёл :))Теперь с нетерпением ждём участия в детском Сабантуе через 4 дня и ждём также сентября, чтобы опять прийти в ваш красивый и уютный клуб! С уважением и признательностью, семья Газизулловых(Марат, Лилия, Айдар,Дилия)