Рамазан гаете мөбарәк булсын!

1-DSC_0052

4 июнь — Ураза гаете

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Менә инде мөбәрәк Ураза аен озатабыз. Сезне Самар  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән Ураза гаете белән тәбриклим.

Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала: «Һәр игелекле гамәл – сәдака ул». Исламның һәм башка төп дөньяви диннәрнең асылын тәшкил итүче бу какшамас хакыйкать бүген аеруча әһәмияткә ия. 

Ураза бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм муллык телим!

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 637

Один комментарий

  1. Рэхмэт Ильяс Гумерович! Уразаларыбыз кабул булсын! Аллах та’аля барчабызгада исянлек саулык, бэрэкэтле тормыш язсын. Хэм сонгы сулышларыбызда Ля Илляхэ Илляла Мухаммад рассуль Улла дип жанарыбызны бирерьгя насыйб итсен!
    Аминь!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>