Мин бүген сезнең янда, якташларым!

МИНГАЛИМ1 июньдә күренекле татар шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМнең вафатына биш ел тулды. Без, Камышлы районының Йолдыз авылында туып-үскән атаклы шагыйребезнең якташлары, аны хөрмәтләп искә алыйк.

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты булган Рөстәм Мингалимнең иҗаты гына түгел, әдәбиятка ки­лү юллары да үзенчәлекле. Тормыш юлы, иҗат башлангычы белән яхшырак таныштыру ниятеннән, язучы, публицист, за­манында «Чаян» журналының җаваплы секретаре булып эшләгән Минвагыйз Зәйнетдинов аңардан әле 1997 елда интервью алган булган.  Бүген сезнең игътибарыгызга шул әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез.

- Рөстәм, Казахстан кыр­ларында, Ташкент завод­ла­рында йөргән чакта туган якны сагына идеңме?

- Сагына идем генәме! Онытылып йөргән чакларым да булгалады. Ә туган як дигән төшенчә чынында ул бик көчле хис, гел үзенә тартып тора икән. Агымдагы тормыш сине үз юлыннан, үзе барган якка сөйри. Эшлисең, мал тапкан буласың, киенгән, шуңа сөенгән буласың… Яңа дуслар пәйда була. Гомер шулай уза…

Кем белә, бәлки, мин Ташкентта торып та калыр идем. Көтмәгәндә, кичке мәктәпнең сигезенче сыйныфында укып йөргәндә, мине татарлыгым белән кимсеттеләр. Мин бу мәктәпкә бүтән килмәскә булдым. Торган бүлмәмә кайтып киттем дә озак уйланып яттым. Тукайга ияреп хәтер дәфтәремә бер шигырь дә язып куйдым:

И туган тел, и матур тел,

Ярдәмең белән синең —

Һәр җирдә җүләр саналды

Акыллы башым минем.

Бу шаяру, ләкин җитди шаяру иде. Ул чакта мин «Туган телем, матур телем» ягына кайтып китәргә карар иттем дә инде. Кайтканда туган авылыма җитәргә ике сәгатьлек юл калды, шуны узып булма­ды. Алда әйткәнемчә, агымдагы тормыш мине Бөгелмәдә туктарга мәҗбүр итте.

- Туган якка тартылып, аны уйлап яшәгәч, аннан ник киттең соң? Китмәгәннәр дә булды бит.

- Дөрес, киткәннәр дә булды, китмәгәннәр дә булды. Бу хак­та озак сөйләшергә мөмкин. Ә бер шигырем белән таныштырсам, күпмедер аңлашырбыз кебек…

«Томаннарга таба илт­теләр» исемле шигыремдә мин үзем ту­рында һәм туган яктан читкә сибелгән башка малайлар турындагы уйларымны гомумиләштереп яздым. Читкә безне тормыш шартлары куды. Моңа сәбәпче аерым кешеләр дә булды, әлбәттә. Шуңа ук ро­мантика, малайлык, үҗәтлек дигән сүзләрне дә өстәп була…

Сары бодай кыры җилдә

                                   кайный,

әйләнәсе — тимер сак иде…

Үҗәтләнеп безнең үсеп

                                     йөргән,

гел ашыйсы килгән чак иде…

Бирмәделәр ипи туган якта,

читтә бәхет вәгъдә

                                 иттеләр.

Төяп-төяп безне поездларга,

томаннарга таба илттеләр.

Безне суга сипте

                            пароходлар,

машиналар җиргә таратты.

Кемдер сугып тешне койды

                                    безнең,

каршылады кемдер яратып…

Әверелдек моңлы

                            килмешәккә,

чын йөрәктән җырлар

                                чыгардык.

Җырыбызга тыгылып үләр

                                      чакта,

туган якны уйлап чыдадык.

Табалмадык читтә бәхет

                                    димим,

бөтенләй үк буш кул

                             кайтмадык.

Кайткач туган якка,

                               күпләребез

әнкәйләрне генә тапмадык.

Инде безнең күңел шул

                                вакыттан

Мәңгелеккә хәтле өшегән…

Киләчәкнең тимер

                            түрәләре —

ни күрсәтер тагын кешегә?!

- Син шигырьдә сурәтләгән тормыш миңа да кагыла. Бер уч ашлык алган өчен 7-8 елга яптылар бит ул елларда. Без бер заман кешеләре, узган юлларыбыз гына үз­гәрәк. Камышлыда да бер үк урамнардан узганбыз. Үзеңнең «Авылдашка хат» дигән шигыреңдә, Рөстәм, син кемнәргәдер үпкәң бар­лыгын әйтәсең. Мәзәк өчен диимме? Гыйбрәт өченме? Ул кешеләрнең, ул хәлләрнең берәрсен хәзер тәгаенләп искә алсак, хата эшләмәбезме?

- Ник хата булсын. Алар, бәлки, хата эшләгәннәрдер. Әйтик, без — ач малайлар — арыш басуына чыпчыклар кебек төшеп, арыш уып ашыйбыз. Шул ук вакыт атка атланган бригадир Бисбах абзый (авыр туфрагы җиңел булсын) килеп чыга. Аты-юлы белән сүгенә, безне пыр тузгыта, аркаларыбызга камчысы эләккән чаклар да истә. Ә ник шулай ук эшләргә булган? Балачак хәтере бик тиз кала һәм озакка сузыла. Ләкин вакыт барыбер күңел яраларын ямый. Ул чактагы тормышны мин хәзер яхшы аңлыйм. Бик авыр яшәү шартларына ташланган кешеләр — хаталанырга да, катыланырга да мәҗбүр бул­ганнар. Хәзер минем бер якташыма да үпкәм юк. Алар миңа барысы да авыр елларны минем сыман авыр кичкән туганнарым кебек.

Нурсәхи абый Камилов (күптән вафат. Ред. искәр­мәсе) Похвистнево шә­һәрендә яши инде. Чиксез зур хөр­мәткә лаек өлкән кеше. Аның искитәрлек кыю эшләрен сөй­ләргә хәзер вакыт җитмәс. Ул безнең колхозда рәис бул­ды. Балачакта аңа да үпкәләгән идем. Ә менә шул кеше белән очра­шу — бүген миңа бәйрәм кебек. Аның исән булуын, озак яшәвен те­лим. Ул минем балачагым булганына, кайчандыр янымда әнкәм бул­ганына, әнкәмнең шул заман йөген ат кебек тарта алганына бердәнбер чын дәлил сыман. Аңлыйм мин аны, ул да җигелеп заманны тарткан. Җитмәсә, колхозның бөтен хәрәкәте өчен кем каршындадыр җавап тоткан. Кем дигәнебез дә Камиловка гел елмаеп кына тормагандыр.

Малай чакта минем борынны канаткан яшьтәшләргә дә үпкәм бар иде, соңрак ул чаклардан хатирә булып күңелемдә менә шундыйрак шигъри юллар да яңарды.

Сок суы җылы иде,

Җыелып ала идек.

Каз төркеме шикелле,

Коенып ала идек.

Каз төркеме шикелле,

Таралып беттек әле.

Кайларда калдык әле?

Кайларга җиттек әле?

Йөрәккә якыннарым,

Кочакка еракларым!

Кайсыбыз саклый алды

Ак килеш канатларын?

Кайсыбыз ялгыз оча.

Ялгыз моңын ишетәм.

Үрләр астындамы ул,

Кояш артында микән?

Кайсыгыз ялгыз анда?

Ялгыз моңын ишетәм.

- Рөстәм, 1996 елда «Сө­ембикә», «Салават күпере» журнал­ларында кечкенә кы­зыңның рәсемнәрен күр­гән идем, кызыңа 8 яшь кенә иде. Без бит инде си­нең белән шактый олы ке­шеләр. Тагын кемнәрең бар? Гаилә тормышың ту­рында бераз сөйләсәң икән? Сөй­ләрлекләрен генә, әлбәттә.

- Сөйләмәслекләре юк, дисәм, бөтенләй үк дөрес булмас. Кыскасы, болай. Кечкенә кызым беренче классны уңышлы тәмамлады, әлегә рәс­самнар сокланырлык рә­семнәр ясый. Зур кы­зым 26 яшендә. Аның да күп кенә гаҗәп матур һөнәрләре бар, берен­че хатынымда үсте…

Яшьлек бит ул кызу була, бер кызып киттек тә ачуланышып, беренче хатыным белән аерылыштык. Мин башка яшьләргә безнең кебек үк кызмаска, аерылышырга ашыкмаска киңәш итәр идем. Инде кызып, ялгышып, аерылышып өлгергәннәргә дә киңәшем бар. Алар өч көнлек бу дөньяда ямьсезләнеп, аерылыштык дип, бер-берсенә ачу саклап яшә­­мәсеннәр иде. Безнең гаи­лә­ләр арасында дуслык саклана. Аралашып, ярдәмләшеп яши­без.

Менә шулай, Минвагыйз дус! Әллә бу шактый җитди сөйлә­шүдән читкәрәк китеп, шаярыбрак язылган бер шигыремне укыйммы икән?

Шөкер, бүген дә без бергә

Минем дуслар әйбәт кенә

                                     түгел,

әйбәтләрдән-әйбәт

                                ир-атлар.

…Ресторанга дисәм?

Ни бит әле,

өйгә чакырырга исәп бар.

Чакырырга кирәк үзләрен

                                          бер,

килгәч күңел шундый

                                  карарга.

Шәрә туташ кебек шәрә

                                    бүлмәм

бик ошарга тиеш аларга…

Чакырырга кирәк үзләрен

                                         бер,

зур байлыгым — кызым,

                                алтыным.

…Аннан,

Һәр дусымның хатыныннан

матуррак бит минем

                                хатыным.

- Рөстәм, синең бу шаярыбрак сөйләшүләр күп­ләргә ошый­дыр, мөгаен. Ләкин мин сиңа тагын бер җитди соравымны бирмәкче булам. Белгәнебезчә, Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов сиңа бик билгеле шагыйрьләр — якташларың. Алар иҗатыннан синең иҗатка ниндидер йогынты булдымы?

- Зыя Ярмәкинең исеме яшерелгәндә дә, «Ак каен»ы шәп булып, әдәби мәйданда яктырып-янып, татар балаларын үзенә чакырып тор­ды. Ул балалар арасында мин дә бар идем. Әнвәр Давыдов үз чо­рында киң сулышлы шигъри формасы белән кызыктырып, дустанә мөнәсәбәте, акыллы киңәшләре белән дә яшь шагыйрьләрне бер дул­кынга әйләндереп, әдәбият үрләренә юнәлтте. Ул дулкында мин дә бар идем. Минем иҗатка алар иҗатының зур йогынтысы менә шу­лардан гыйбарәт.

- Рөстәм, сине күпләр «фәлсәфи шагыйрь» дип атый­лар. Бу чыннан да шу­лайдыр. Ләкин безгә синең туган якка, балачакка, якташ­ларыңа ба­гышлап язган ши­гырьләрең бигрәк тә якын.

- Әйе, бер шигыремдә әйтелгәнчә, «фикер очла­рымның бик күпләре авылыма калган уралып». Шагыйрь ул шатлыклы минутла­рында да туган якларына, балачагына әйләнеп кайта. Биредә аның фәлсәфәсе дә, лирик хисләре дә, моңнары да. Биредә — шагыйрьнең таяну ноктасы. Кешелек аның өчен авылдашларыннан, иген үстерүче якташларыннан башлана. Татар шагыйре үзе шәһәрдә яшәсә дә, аның күңеле барыбер авылга, туган нигезгә тартадыр. Барыбыз да шулай.

Бүген мин бөтен күңелем белән үземне туган якларымда, якташ­ларым арасында кебек сизәм.

Ничек йөрмәсен хәтердә,

онытылсын ничек алар —

шатланып, әтәч шикелле,

кычкырып аткан таңнар.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1076

Комментирование запрещено